11 яшьлек Чаллы малае Нюшаны биетә [видео]

Чаллыдан Нурлан Исмаилов «Голос.Дети-4» тапшыруында кичә «сукыр» тыңлап алу турын уңышлы уза. Малайның көчле тавышы остазларның берсе булган Нюшаны таң калдыра. Ул хәтта утырган җиреннән торып басып бии дә! //Tatar today//

Зал Нурланга дәррәү кул чаба, «афәрин», «молодец» дип кычкыра. 

Нюша: «Чын күңелдән әйтәм: мин үземнең ир-атымны таптым!» дип гаҗәпләнүен белдерә,  «Ниһаять! Мин бәхетле!» сүзләре белән Нурланны кочаклый. Малай «Позвони» җыры белән остазларның мәхәббәтен яулый.

Нурлан Исмаилов 78 нче Пушкин исемендәге лицейда белем ала. Аңа 11 яшь. Бәйгегә укытучысы Алинә Орлова әзерләгән.

 

 

 

 

Бәйле