Эдуард Илларионов белән хушлашудан: «Сине саклап кала алмавыбыз өчен безне гафу ит!»

Казанда дары заводында батырларча һәлак булган Эдуард Илларионов белән хушлаштылар. //Татар информ//

Һәлак булучының табуты Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе манеж бинасында урнаштырылган иде. Батырга хөрмәт күрсәтер өчен аның якыннары, туганнары, Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе җитәкчелеге, хезмәттәшләре, дары заводы җитәкчелеге һәм башка гади битараф булмаган кешеләр килгән иде.

Эдуард, әнисе сүзләре буенча, Вадим Илларионов — Марий Эл журналисты һәм шагыйренең улы. Әтисе күптән вафат, әнисе өч баланы берүзе тәрбияләгән. Эдуардның бертуган энесе һәм сеңлесе бар. Балачактан ук ата-ана аларга җаваплылык һәм гаделлек хисләре салган.

«Бу безнең уртак кайгы. Без хәрби дустыбызны, чын командирны, чын офицерны югалттык. Ул иң яхшылар рәтендә иде. Эдуард дистәләгән, йөзләгән янгын сүндерүдә катнашты. Һәрчак алгы рәтләрдә иде, шуның өчен ведомство һәм хакимият бүләкләренә ия булды. Барлык Татарстан коткаручылары өчен авыр бүген. Кадерле дустыбыз, хезмәттәшебез… сине саклап кала алмавыбыз өчен безне гафу ит. Хезмәттәшләреңнең, кул астында эшләүчеләреңнең гомерен саклап калган өчен,рәхмәт сиңа,», – дип сөйләде Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе начальнигы Рафис Хәбибуллин.

Шулай ук Казан дары заводы генераль директорыХәлил Гыйниятов та рәхмәт сүзләрен әйтте. Ул Эдуард белән күптәннән таныш булуын, янгыннарда еш очрашуын сөйләде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, түбән һәм урта дәрәҗәдәге янгыннардан тыш, Илларионов дары заводындагы тагын өч җитди гадәттән тыш хәлләрдә алгы рәтләрдә торган.

«Һәм бу юлы да, үз гомере барәбәренә дусларының, хезмәттәшләренең генә түгел, дары заводында эшләүчеләрнең дә гомерен  саклап калды ул», — диде Хәлил Гыйниятов.

Һәркем бүген Эдуард Илларионов белән хушлаша алды. Табутны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре алып чыкты. Янгын сүндерү машиналары сиренасы астында һәлак булган капитанны машинага урнаштырдылар. Иртәгә аны туган җире Марий Элда җирләячәкләр.

Бәйле