Рәдиф Җамалетдинов: КФУда зыялыларыбызны җыеп, милли проблемнарны чишү юлларын эзлиячәкбез

29 мартта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” дигән ачык дискуссия узачак. “Татар проблемнары барлап. Аларны чишү системасын булдырырга телибез”, диде Татар тудейга әлеге чараны оештыручы институт мөдире Рәдиф Җамалетдинов. //Tatar today//


Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге татар дөньясы өчен мөһим темаларга актуаль сөйләшүләр башлый. Дискуссияләрнең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү. 

Тәүге сөйләшү агымдагы елның 29 мартында, чәршәмбе, 15.00 сәгатьтә узачак.

Дискуссиянең төп темасы – “ТАТАРНЫҢ ҮСЕШ СТРАТЕГИЯСЕ: шартлар, вәзгыять, алымнар”. Сөйләшүдә күренекле татар галиме, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров; Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов; Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев; Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов; Россия ислам институты ректоры, Рәфыйкъ Мөхәммәтшин; язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова; Татарстан фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының төп гыйльми хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетындагы этнологик-мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков; җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин; КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов; Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин; Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев; Язучылар берлеге рәисе, язучы Данил Салихов; язучы Ркаил Зәйдулла; “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров; театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов; журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев; Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин; Казан федераль университеты мөгаллимнәре һ.б. катнашуы көтелә. Шулай ук республикабызның мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыкларына чакыру хатлары җибәрелде. 

Әлеге сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның – Астана, Кыргызстанның – Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза шәһәрләре) турыдан-туры трансляция оештырыла. 

Алдагы дискуссия темасы – “ХХI гасыр һәм Тукай” (19 апрель). 
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, актлар залы. 

Телефоннар: (843) 292-42-74; +7(917)9395059.

E-mail: [email protected],

Бәйле