Лилия Муллагалиева Гөлия Гайфутдиновага ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия концертына чакыра

29 март Химиклар мәдәният йортында Гөлия Гайфутдиновага ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия концерты булачак. Концертта катнашучы җырчыларның берсе — Лилия Муллагалиева берничә көн алдан Гөлиянең хәлләрен белергә дип, Арчага кайтып килгән. «Ул очрашуга бик шат иде… Концертка әзерлекләр бара», дип язган. Инде бүген җаваплы эшне җиренә җиткерергә дип иртәдән юл тоткан. //Tatar Today//

Концертта катнашучы йолдызлар: Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Алинә Сәфиуллина, Илнур Ганиев, Айгөл Бариева, Марсель Вагизов, Лилия Муллагалиева, Вадим Захаров, Нурзадә, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Зөлфәт Зиннуров, Гөлнара Габидуллина, Раяз Фасыйхов, Зәмирә Рәҗәпова, Илдар Әхмәдуллин.

Лилия Муллагалиева тамашачыларны чакырып түбәндәгене яза: «Һәрберебез дә яраткан җырчыларын күреп, матур концерт карап, саваплы эш эшли ала. Без, сау-сәламәт кешеләр, кулдан килгән кадәр мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш. Әйдәгез дуслар, активрак булыйк!»

 

Бәйле