Резидә Шәрәфиева: «Әгәр дә гаиләм эшемне кабул итмәсә, мин иҗат итә алмас идем»

28-29 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыкова исемендәге концертлар залында “Уфа-Казан юллары” концерты узды. Бәйрәмдә Татарстан һәм Башкортстан республикаларының популяр җырчылары чыгыш ясады. Ни өчен менә нәкъ әлеге төбәкләрнең җырчылары чакырырылды, дигән сорауга проект җитәкчесе Равил Галиев: “Беренчедән, минем Татарстан тамашачысын башкорт җырчылары белән таныштырасым килде” дип җавап бирде. //Татаr Today//

Чыннан да, концерт барышында татар җырларын да, башкорт җырларын да көйләделәр. Быел проектка 5 ел. “Уфа-Казан юллары” проектының составы 5 ел эчендә үзгәрми тормаган, әмма җырчылар арасында Равил Галиев белән берлектә проектның киләчәген кайгыртып килүче сәхнә әһелләре бар. Шуларның берсе –  Резида Шәрәфиева. Мин аңын белән бераз аралашып алдым.

— Резида апа, хәерле көн! Проектка карата карашыгызны ачыклаудан башлыйк әле әңгәмәне…

— Карашым бик нык җылы. Проект мине илһамландыра, эшләгән саен эшлисе, яңа җырлар иҗат итәсе килә.

— Яңа җырлар дигәннән, алар көтеләме? Иҗатыгызда нинди яңалыклар бар.

— Бүгенге көндә бик матур җырлар өстендә эшлим. Мәсәлән, Айдар Тимербаевның Гөлүсә Шаһбан сузләренә язылаган җыры бар, Альфред Якшимбетов белән Илшат Харисов иҗат иткән тагын бер өр-яңа җыр бар. Алар тиздән әзер булырлар дип өметләнәм. Һәрбер җырны тамашачыга югары дәрәҗәдә җиткерәсем килә.

— Иҗатыгызда нинди темалар өстенлек итә?

— Минемчә, кеше үзенең хәләтенә багышланган җырлар иҗат итә.  Мәхәббәт темасы – мәңгелек тема ул, ансыз иҗатымны күз алдыма да китермим. Шул саф һәм кабатланмас хис турында җырлап танылдым да, һәм әлеге темага багышланып язылган җырлар тамашачы алдында һаман да өметле җырчы булып калырга ярдәм итә.

— Димәк, мәхәббәткә ышанычыгыз бар?

— Әлбәттә, мәхәббәт бит ул бездән аерылымый. Мәхәббәтсез ничек яшисең: сөйгән ярыңа карата сөю, туган ягыңа карата хөрмәт хисләре, газиз балаң белән арагызда булган шартсыз мөнәсәбәт… Бер яктан карасаң, төрле хис-кичерешләр дип уйларга була, тик нигездә бит барыбер шул ук мәхәббәт.

— Сезне таныткан җыр да мәхәббәт турында иде шул. Аны искә төшерә алмассызмы?

— “Синсез яшәү – яшәү түгел” җыры иде ул. Бүгенге көндә дә бик теләп башкарам аны. Гомумән әйкәндә, танылып кына килгәндә җырланган җырларыма, аларның авторларына мин бик нык рәхмәтле! Алар булмаса, бәлки мин башка тормышта яшәгән булыр идем. Ни генә дисәң дә, белемем буенча мин башлангыч сыйныфлар укытучысы.

— Сәхнәгә 20 елдан артык гомерегезне сарыф итүегезгә үкенмисезме? Тормыш иптәшегез һәм кызыгыз сайлаган юлыгызга ничек карый?

— Юк, бер дә үкенмим. Гаиләм, Аллага шөкер, гел ярдәм итеп тора. Хәтта 11 яшьлек кызым Зөләйха да миңа көч бирә. Әгәр дә гаиләм эшемне кабул итмәсә, мин иҗат итә алмас идем. Аңлаулары һәм ышанычлары өчен аларга бик зур рәхмәт! Ходаем һәрберебезгә дә тигез тормыш насыйп итсен иде!

— Кире проектка әйләнеп кайтыйк әле. Алга таба да “Уфа-Казан юллары” концертларында сезне күреп булачакмы?

— Әлбәттә. Миңа калса, проект яшәргә тиеш! Без бит инде бер гаилә булып формалаштык. Бер-беребез белән бик тыгыз элемтәдә торабыз. Шунысын әйтергә телим: мин концертны чын күңелемнән көтеп алдым, чөнки җырлы-моңлы составыбызны сагындым! Равил бик изге һәм файдалы эш эшли. Тамашачы Татарстаныбызның гына түгел, ә Башкортстанның җырчылары белән дә таныша. Проектның киләчәге зур һәм өметле!

Әңгәмәдәш: Алинә Айдарова.

Бәйле