Халык Казан егетләре башкарган «Тает лед» җырына пародияне оригиналдан яхшырак дип тапкан

Грибы төркеменең «Тает лед» җыры яшьләр арасында тизлек җыя гына. Әле күптән түгел генә татар кызы Әдилә Заһидуллинаның җырны татар теленә тәрҗемә итеп җырлаганын күрсәк, инде хәзер 9 Казан егете үзенең вариантын тәкъдим итә. //Tatar Today//

Бу пародия бик үзенчәлекле башланып китә. Бозның катламын күрсәткән кеше, таеп, җыелган суга барып төшә.

Казан егетләре үз чиратында бөтен җирдә су дип, ләкин әле җәй җитәргә ашыкмый дип җырлый.

«Тает лед» җырының бу вариантын иң яхшы килеп чыкканы, оригиналдан да яхшырак, чынбарлыкны күрсәтә алган вариант», дип язган күп кеше видео астына.

Бәйле