Чамасын белеп кулланмасаң, яшел чәй дә зыянлы

Яшел чәй сәламәтлек өчен файдалы, әмма аның тискәре яклары да бар. // Tatar today//
Яшел чәйдәге катехин рактан саклый, хәтерне яхшырта, артык гәүдә авырлыгыннан булыша. Яшел чәй нигезендә ябыгу өчен төрле биологик актив кушылмалар, дарулар эшләнелә. Аларны күп куллану — бавыр эшчәнлеген боза.
Аутоиммун авыруларыннан интегүчеләргә яшел чәй эчү катгый тыела. Бу хакта белгечләр кисәтә. Чөнки яшел чәй иммунитетны ныгыту үзлегенә ия.
Белгечләр антиоксидантлары үзләштерелсен өчен яшел чәйне ач карынга эчәргә киңәш итә.

 

Фото volshebnaya-eda.ru

 

Бәйле