«Ак калфагым төшердем кулдан»: ни өчен татарлар «куркак»? [видео]

Казанның Г.Камал театрында И.Юзеев әсәре буенча куелган «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле тәкъдим ителде. Иң беренчеләрдән булып аны бүген башкала журналистлары тамаша кылды. //Tatar Today//

 

Әсәрдә 80нче еллар ахырында Америка һәм СССР татарлары арасында оештырылган телекүпер тасвирлана. Алар төрлечә уйлыйлар, төрлечә яшиләр. Спектакльне караганда, аның ни өчен «Ак калфагым төшердем кулдан» исемле булуы тынгылык бирмәде. Ак калфак — аклык, сафлык билгесе. Ул — хатын-кызның милли баш киеме. Аны төшерү яки югалту, кадерле әйберне югалтуга тиң була түгелме? Кем кемне югалткан соң?


СССРда яшәүче Шәмсия апа Ишмуллина ире һәм улы батырларча сугышта һәлак булган дип саный. Ә чынлыкта аның улы Гәбделхак исемен Жак дип үзгәртеп, Америкада яшәп ята. Ул сугыш вакытында әсирлектә булган. Сугыш беткәч туган иленә кайтырга курка, чөнки Сталин указы буенча әсирлектә булганнарга сатлыкҗан итеп караганнар. Иң авыр чакларында да әнисенең ак калфагын кадерләп саклый ул, әле дә илен сагынып яши. Телекүпер вакытында Гәбделхакны бергә хезмәт иткән дусты танып ала. Әмма Гәбделхак үзенең кем икәнлеген әйтми, «сез ялгышасыз», ди. Хәтта әнисе Шәмсия апаны танымаган булып студиядән чыгып китә. «Исән булуымны белсәләр, әниемә үз илендә көн күрсәтмәячәкләр. Мине үлгән дип уйласыннар», дип аңлата бу адымын Америкада «Ак калфак» ресторанын ачкан Гәбделхак.

Татарларның бердәм түгеллеген, «куркак» булуын, бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтмичә, дошман кебек яшәвен иң көчле геройларның берсе — Тайфур Кормаш әйтеп бирә. Ул — рәссам. Россиядә аның рәсемнәрен кире кагалар, кабул итмиләр. Шуңа күрә ул Америкага китәргә мәҗбүр була. Бөтен дөньяга үпкәләсә дә, татарларны гаепләсә дә, аның дөресен әйтергә батырчылык итүе сокландыра. Кызганыч, Тайфурның гомере үкенечле үлем белән тәмамлана.


Чит илгә «бәхет» эзләп чыгып киткән татарлар арасында чын-чынлап бәхетле булучылар күренмәде… Хәер, үз илендә яшәүче татарларның да үз хәле хәл шул…

Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш — Фуат Әбүбәкеров. Спектакльдә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Әзгар Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Алсу Гайнулина, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Наил Дунаев, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Илдус Габдрахманов, Венера Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Юсыпова һәм театрның яшь артисткасы Алинә Мөдәрисова катнаша.

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле