Эстраданың бәллүр тавышлы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина суык тидереп хастаханәгә эләккән. Көтеп алынган концерты алдыннан мондый күңелсез хәлгә калуы Диләне генә түгел, тамашачыларны да борчуга салган. Җырчының концерты булырмы? //Tatar Today//

«Көтмәгәндә-уйламаганда суык тиде бит әле. Баш авырта, борын суламый. Хәлем уңай якка үзгәрмәгәч, хастаханәдә дәваланырга туры килә. Тик көннәр буе палатада ятарга вакыт та, мөмкинлек тә юк, тиз арада система алып чыгам. Концертым һичшиксез булачак, Алла теләсә», дип белдерде Tatat Today хәбәрчесенә Дилә Нигъмәтуллина.

Билгеле булганча, 8 апрель көнне Казанда Дилә Нигъмәтуллинаның концерты көтелә. Үзе әйтүенчә, бу — искиткеч шәп тамаша булачак. «Сәхнә бизәлеше, программа, эчтәлеге, репертуар — тамашаны бар яклап үзенчәлекле итеп оештырасым килде. Минем идея-фантазияләрем һәрвакыт ташып тора. Шул хыялларымны тормышка ашырырга телим. Кызганычка, концертны оештыруда ярдәм итүче иганәчеләрем юк, барысы да үз көчем белән башкарыла», диде Дилә.

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле