Гүзәл Уразовадан мантый рецепты

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың уңган хуҗабикә булуы һәркемгә мәгълүм. «Өйдә булганда, гаиләмне тәмле ризыклар белән сыйларга тырышам», ди ул. Гүзәл әнисе Фира ханым рецепты буенча мантый пешерергә ярата. Бу рецептны Tatar Today укучыларына да тәкъдим итәбез.

Камыр: 1 йомырка, 3 аш чүмече су, тоз.

Эчлек: 1 кг бәрәңге, 500 грамм фарш, 2 суган, тоз, борыч.

Йомырканы су белән болгатып, әз генә тоз салгач, он өстәп камыр басабыз (минем мантый кәстрүле өчен бу 40 мантыйлык камыр).

Бәрәңгене вак-вак итеп шакмаклап турыйбыз. Иттарткычтан чыгарылган ит, ваклап туралган суган кушабыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез. Фарш бик майлы да, бик коры да булмасын инде. Ит белән бәрәңге 40/60, яки 50/50 чамасы булырга тиеш. Алайса, Казанда мантыйны бүтәнчә, ит һәм суган белән генә пешерәләр. Ә без бәрәңге белән иттән пешергәнне яратабыз.

Камырны 40 кечкенә кисәккә бүләбез дә, һәр кисәкне түгәрәк формасында аерым җәябез. Аннары шул җәймәгә әзер эчлекне салып, матур итеп ябыштырып чыгабыз. 40-45 минуттан (1 сәгать тә ярый) мантый әзер.

Бәйле