Әлмәт мэры «Тает лед» җыры белән кешеләрне язгы өмәгә чыгарга чакыра [видео]

«Грибы» төркеменең «Тает лед» җыры берничә ай эчендә популярлык казанып, хитка әйләнде. Җырның ничәмә-ничә пародиясе бар, радиодан да кайчан карама шуны әйләндерәләр. Хәзер чират  Әлмәт мэры Айрат Хәйруллинга да барып җиткән. Ул бу җырны үзенчәлекле максатларда куллана. //Tatar Today//

Үзенең Инстаграмына ул махсус видео урнаштырган. Анда Әлмәт яшьләре кешеләрне 22 апрельдә үткәреләчәк шимбә өмәсенә (субботник) чакыра.

«Минем урам-тыкрыклар хәзер ялтырый. Мин аны чистарттым, ышанасың килсә, ышан, юк икән юк. Өмә минеке, димәк шәһәрне чистартачакбыз һәм чүп-чарны профессиональ рәвештә капчыкларга тутырачакбыз. Бик җайлы, аска һәм өскә, физкультура да кирәкми. Иң яхшы спорт белән шөгыльләнү шушы була инде», дип пародиядә җырлана. Шулай ук, хәрәкәтләр дә чын клипка охшатып ясалганнар.

Бәйле