Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин: «Вафат кешеләрнең рәсеменә гел карап тору зәгыйфьлек китерергә мөмкин»

-- Чулпан

«Ислам дине кешенең сәламәт яшәвенә бик игътибар итә», – ди Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. //Татар — информ//

“Исламда кабер ташына фото кую катгый тыелган. Кеше хәсрәтле вакытында якынының кабере алдына килеп, рәсеменә карап торса, аңа тагын чир өстәлүе мөмкин. Кеше фотографиягә карап, якын кешесен күз алдына китерсә, хәсрәте тагын да арта, «акылы авышып» китүе бар, шуңа күрә рәсем кую рөхсәт ителми. Кеше зираттан чир алып кайтырга мөмкин. Кешенең сәламәт яшәвенә ислам дине бик игътибар итә”, – ди Габделхәмит хәзрәт.

Имам әйтүенчә, өйләрдә дә стеналарга фотосурәтләр элү хуплана торган эш түгел.

“Исән әти-әниләрнең дә, вафат булганнарның да фоторәсемнәре альбом эчендә генә сакланырга тиеш. Вафат кешеләрнең рәсеменә гел карап тору зәгыйфьлек китерергә мөмкин. Кеше, хайван сурәтләре булган йортка фәрештәләр кермәс, диелгән. Ул йортка дога да барып ирешмәс, чөнки дога кылганда фәрештәләр катнашырга тиеш”, – ди Габделхәмит хәзрәт.

Ул ата-аналарга да балаларының фотоларын рамкага тыгып, стенага куярга ярамавын билгеләп узды. “Стеналарга фотосурәтләр кую шәригать буенча катгый тыелган. Фәрештәләрне өйдән кумыйк. Бу догаларыбыз кабул булмавына бер сәбәп. Фәрештәләр булмаган йортка җеннәр, зәхмәт керә”, – дип җөпләде Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

Бәйле