Шәмсетдин Гыйләҗев шәмаилләрен Америка белән Төркиягә үк алып китәләр

-- Чулпан

Һәр авыл үзенең рәссамы, бизәүче зәвыклы сәнгать әсәрләре ясаучы остасы белән мактана алмый. Кукмара районының Өркеш авылында исә, җае чыккан саен: “Безнең һәвәскәр Шәмсетдинебез бар. Әйт кенә, җәлт итеп килеп тә җитә, ялт иттереп эшләп тә бирә”, — дип горурланалар. Авылдашлары сокланган авыл рәссамы белән якыннан танышасы иттем. //Татар — ислам//

Шәмсетдин Имәнгазим улы Гыйләҗев сүзгә юмарт кеше булып чыкты. Кулына кайчан каләм, пумала алуын да, шушы юлда үзенең ничек ачылуын һәм тирә-ягындагыларны сөендереп, матурлык өләшүен дә бәйнә-бәйнә сөйләде. Әңгәмә барышында мин аның шушы һөнәрен сөеп, ихлас күңелдән башкаруын, канәгатьлек табуын абайладым.

Авыл баласының “сәнгать мәктәбе” – рәсем һәм сызым дәресеннән, стена газетасы ясаудан башлана бит инде аның, — дип башлады ул сүзен. — Сәләтемне күреп алуга, мәктәпнең күрсәтмә әсбапларын ясау миңа йөкләнде. Клубның да бәйрәмнәр уздырган саен кирәкле рәсемнәр ясатып алуы гадәткә керде. Ерак Көнчыгышка армия хезмәтенә алынгач, бу юнәлештә белем аласым килде. Шул чагында Уссурийск шәһәрендәге балалар сәнгать мәктәбенә йөреп, башлангыч күнекмәләр алдым. Дөрес итеп карандаш, пумала тотарга, буяу сайларга, эш урынын оештырырга шунда өйрәндем.

…Талантың гына булсын, таш ярып булса да чыга, үзенә юлны яра ул диюләре хак. Һәм Шәмсетдинне дә рәссамлык гомере буе озата бара. Киномеханик булып эшлиме, төзелештәме, тумыштан килгән сәләтен кулланырга җаен таба ул: кичләрен клубта, кинотеатрларда рәссам-декоратор булып эшли, кулына балачак дусты пумаласын ала да, җаны теләгәнне кабатланмас сурәтләргә әйләндерә.

Ә узган гасырның 90 нчы елларында динебез күтәрелеп китүгә, рәссам хезмәтенә ихтыяҗ тагын да арта: үзе өчен әле моңарчы таныш булмаган тармакта – шамаилләр ясауга алына ул, безнең татар халкы бик яратып өй диварына элгән “Аятел-көрси”не язып тарата. Кыскасы, пенсиягә чыгуга яшенә карата да, сәләтенә карата да күркәм, изге эшне насыйп итә аңа Аллаһ. Ә башта авылда Коръән укучы Гатикә әбидән гарәп хәрефләрен өйрәнә, сүрәләр ятлый, намазга баса, мәчеткә йөри башлый. Кыскасы, кулын гына күнектерми, ә күңелен дә әзерли шамаилләр язарга.

Менә 5 елдан артык Шәмсетдин кулыннан әле картонга, әле кәгазьгә, әле фарфор тәлинкәгә, әле пластмасска сәнгати дәрәҗәдә эшләнгән шамаилләр төшә дә, аларны әле Кукмараның туган якны өйрәнү музеена, әле мәдрәсә музеена соратып алалар. Үзебезнең якташыбызның эксклюзив, берәүне дә кабатламаган иҗат җимеше дия-дия, авылдашлары: “Ш.Гыйләҗев”, — дип, тыйнак кына кул тамгасы салынган шамаилләрен ерак Америкага, улларым фатир алды дип Төркиягә үк алып китәләр. “Минем гаиләм шамаиле” – I Россия сәнгать конкурсында, республика буенча оештырылган конкурсларда да лаеклы урында Өркеш рәссамының хезмәтләре.

Шәмсетдин кардәшнең узган ел эше аеруча тыгыз булды: авылларында мәчет ачылу уңаеннан, заказларны Фәния абыстай Җәләлиева биреп кенә торды. Бәләкәй өркешлеләргә шушы куаныч уңаеннан бүләк итәр өчен, фарфор тәлинкәләрне шамаил рәвешенә кертте. Моның өчен ул башта Коръәннән нәниләргә мәгънәсе туры килерлек сүрәләр таба. Махсус буяуларны сайладың да, фарфорга хәрефләрне, аятьләрне язып чыктың гына түгел икән. Башта тәлинкә җирлеген әзерләү, ягъни эмален кырып алу, аннан вак шомарткыч белән шомарту, эмаль тузанын дымлы чүпрәк белән чистартканнан соң гына, чиста җирлектә рәссам каләме эшкә керешә. Ике-өч көннән язулар кипкәч, матур булып, ялтырап торсын өчен, ике тапкыр лак белән каплый. Ерак бер авылга рәсамга кирәкле чималны — майлы буяуларны, кирәкле каләм, пумала ише эш коралларын табып кайтарту мәшәкатьләрен оныта бу чакта Шәмсетдин.

Аллаһ рәхмәте: үзеннән-үзе башка килә берсен-берсе кабатламаган шамаил сурәтләре. Кичтән уйланып ятам, иртән торып сызгалап куям да, күңелдә туган матур элементларны, бизәүләрне төшерергә кул өлгерми кайчак. Шулай үзеңне онытып, рухланып эшләгәч, кешеләр сокланырлык иҗат җимеше туа, — ди оста, хезмәтенең якташларына кирәк булуына канәгатьләнеп.

Балаларга гына түгел, нәкъ 70 елдан соң кабаттан төзелгән “Нур” мәчетенә дә бүләкнең саллысын әзерләде җирле рәссам: шактый зур пыялаларга Коръән сүрәләре төшереп, ике панно бүләк итте. Сурәтләүнең бик сирәкләргә генә буйсынган, борын-борыннан безнең татарлар яратып кулланган, пыяла астына куелган көзгедә чагылган хәрефләрне төшерү алымын беренче тапкыр куллануы булса да, берәүне дә кабатламаган панноларга сокланучылар, авторын сораучылар күп булды.

“Нәкъ менә авылдашларыбыздан бизәттерәсем, аларның кул җылысы, күңел җылысы сеңгән шамаилләр, паннолар куясым килгән иде. Хыялымны тормышка ашырды Шәмсетдин кардәшебез”, — ди шушы иман йортын төзүнең юл башында торган Фәния ханым Җәләлиева. “Гомумән, безнең Шәмсетдин — уникаль шәхес. Гомере буе үзен эзләде, талантын чарлады һәм менә нинди күркәм юлга керде – шамаилләре белән исемен халык күңеленә кертте”, — ди абыстай.

Бүләк дигәннән, тирә-ягындагыларга изгелек эшләргә, яхшылык кылып калырга ашыгучылардан да икән әле Шәмсетдин. Кулыннан бик күп эш килүен белгәнгә, олысы-кечесенең йомышы да төшә икән аңа. Карышмый, белгәнен җиренә җиткереп эшләп куя, Аллаһ ризалыгы өчен дип тырыша. Моннан ике ел элек авылдашлар чишмә суына тилмермәсен дип, суы самавыр борыныннан гына аккан кебек агучы бер гасырлык Яппар чишмәсен чистартуны, төзекләндерүне оештырган ул. Яппар бабай оныгы Васил чишмәне калай алачык белән әйләндереп алган, баскыч-басмалар куйган. Хәзер ярты авыл, рәхмәтен укып, шуннан су ала. Ә чишмә юлын карап, кышын карын көрәп торуны авылдашларына бер изгелек булсын дип, Шәмсетдин үзе башкара. Шундый фидакарьләре, шундый самими затлары, һөнәрләре белән куандыручылары белән бай безнең авыллар.

Вәсилә Рәхимова,

Казан.

 

Бәйле