Элекке «Казан егетләре»: «Әйтерсең лә 15 ел буена без ясаган исем заяга булган» [интервью]

-- Чулпан

Яңадан башлау һәрвакыт авырга килә, диләр. Тик ни генә булса да, алга карап яшәргә өндиләр түгелме соң безне? Шулай булгач, нигә дип бер урында тукталып калырга? Нигә, яңадән үзеңнең халәтеңә әйләнеп кайтып, яраткан эшең белән шөгыльләнмәскә? //Татаr today//

Татар эстрадасында әлеге тормыш кагыйдәсенә туры килерлек мисаллар юк түгел. Мәсәлән, “Артур-Марат” дуэты. Белгәнебезчә, дуэтның солисты Марат Галимовның сәламәтлегенә зыян килү аркасында, ул үз эшен төркемдә дәвам итә алмады. Аның белән аралашып, янәдән сәхнәдә үз исемеңне булдыру ничегрәк икәнен ачыкладым.

— Әңгәмәне туры сораудан башлыйк әле. Марат, нинди сәбәпләр аркасында иҗаттан китәргә мәҗбүр булдың?

— Ни кызганыч, йортымны буяганда, егылдым. Бик катлаулы операция ясатырга туры килде. Бер ел дәвамында урын өстендә яттым.

— Ходайга шөкер, бүген син сау-сәламәт. Ни өчен “Казан егетләре” төркемендә эшләвеңне дәвам итмәдең?

— Операция ясаган көнне үк миңа алмашка башка егетләр таптылар. Моны белү бик аяныч иде. Алар минем терелүемә ышанмады. Әйе, табиблар да бик өметләнмәскә кушканнар иде, тик Ходай ярдәме белән мин сәламәтләндем.

— Барысын да яңадан башлау җиңел бирелмәгәндер? Халык ничек кабул итте?

— Яңа баштан башларга гел авыр. Әлегә безне һаман да “Казан егетләре” төркеме дип кабул итүчеләр бар. “Артур-Марат” дуэтын белеп бетермиләр , чөнки без яңа исем. Аллаһ ярдәме белән бар да булыр, җырлы-моңлы юлыбызның башында гына бит әле без.

— “Казан егетләре” төркеменең солистлары белән аралашасызмы? Ни өчен?

— Юк, аралашмыйбыз. Юри генә тамашаларын күрәсе килү максаты белән карарга барган идек. Ни кызганыч, күңелне җәлеп итә алмадылар. Гомумән, башка йөз алар хәзер. Әйтерсең лә 15 ел буена без ясаган исем заяга булган.

— Сезне нәкъ менә “Артур-Марат” исеме астында танысыннар өчен ни кылырга кирәк икән?

— Әлбәттә, яңа җырлар яздырырга, клиплар төшерергә кирәк! Әле менә быел “Әгәр мине бик сагынсаң” җырына затлы клип төшердек.

— Яңа җырларга килгәндә, нинди композицияләрегез бар?

— Мәрхүм Ринат абый Гөбәйдуллинның өч җыры бар. Мәсәлән, “Без утырткан сириннәр” җыры. Үләр алдыннан биреп калдырды әлеге җырны безгә композиторыбыз, бик яратып башкарабыз. Аның рухына дога булып ирешсен иде!

— Сезнең уйлавыгызча, татар мәдәниятен үстерүдә үз өлешегезне кертәсезме?

— Әйе, ретро җырлар башкарып, өлеш кертәбез дип уйлыйм. Мәсәлән, “Моңнар кайтсын авылга”, “Әгәр мине бик сагынсаң”, “Су буеннан әнкәй кайтып килә” һ.б. Егетләр, сез 15 елга алдан чабасыз, диләр иде безгә. Минемчә, татар мәдәниятен агартуда безнең дә өлеш юк түгел. Татар эстрадасында талантлы кешеләр күп, алар булып торсын. Булганга күрә, татар җыры онытылмас.

— Талантлы кешеләр дип кемнәрне атыйсыз?

— Алар – профессиональ җырчылар. Мәсәлән, Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев. Әлеге җырчылар белән бик яхшы мөнәсәбәттә торабыз.

— Нәкъ менә сәхнә юлын сайлаганга үкенмисезме? Гаиләгез каршы түгелме?

— Юк, бер дә үкенмим. Гаиләмә килгәндә, тормыш иптәшем “Кыю кызлар” төркемендә җырлый. Без бер-беребезне аңлап яшибез, икебез дә яраткан эш белән шөгыльләнәбез.

— Ә кызыгыз җырчы булырга теләмиме?

— Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. Сәләте бар, күптән түгел “Балалы солянка” проектында катнаштык. Әгәр дә теләге булса, каршы килмәм.

— Алга таба да әлеге өлкәдә үсәргә телисезме?

— Әлбәттә, үз эшеңне яратып һәм аңа бирелеп эшләсәң, бар да булып чыгарга тиеш. Тырышлыгыбыз һәм максатларыбыз бар. Ходай ярдәме белән үсәрбез дип ышанам.

Алинә АЙДАРОВА

Бәйле