«Кыстыбый» гаилә рестораны: «Бездә кыстыбыйның 16 төре бар [тәмле интервью]

Казанда урнашкан «Кыстыбый» исемле гаилә ресторанына килеп кергәч, эчкә җылы йөгерә, күңелгә рәхәт булып китә. Балалар өчен уен мәйданчыгы, өлкәннәр өчен китапханә почмагы булган һәм бертуктаусыз милли көйләр яңгыратучы бу ресторан 2016 елның декабрендә эшли башлады. Татар фаст-фудын беренчеләрдән булып дөньяга таныткан бу ресторанны күп балалы гаилә Лена һәм Азат Нәҗметдиновлар ачкан. Татар тудей Азат һәм Лена белән әңгәмә корды.

— Азат, үзенчәлекле юнәлешле ресторан ачу идеясе каян барлыкка килде?

— Без һәрвакыт гаилә рестораны, әти-әни, туганнар, дуслар белән очрашып утыру урыны ачарга хыялландык. Мин үзем ресторан челтәрендә 2 еллап кайныйм. Татар фаст-фудын булдыру — күптәнге хыялым. Әмма аны үзенчәлекле итәргә теләдем. Концепция өстендә 3 айлап хезмәт куелды. Кафе ачуга исә 3 миллион сум тирәсе акча сарыф ителде. Беренче айда әйләнеш күләме 300-400 мең сумны тәшкил итсә, март аенда ул 1 миллион сумнан артты. Әйләнешне 2 миллион сумга җиткерү максаты белән эшлибез. Статистикага күз салсак, фаст-фудка, хәләл ризыкка сорау көннән-көн арта бара. Димәк, без дөрес юлда дип саныйм. Бүгенге көндә «Кыстыбый»да аена 5 мең ярым кешегә хезмәт күрсәтелә. Социаль челтәрләрдә даими акцияләр үткәрәбез.

— Биредә һәр нәрсәгә җентекләп уйлап башкарылган сыман…

— Иң элек көчле команда тупладык. Барлыгы 15ләп кеше хезмәт куя. Кафеның интерьер һәм дизайныннан алып, соусларның тәменә кадәр — барысы да энәсеннән җебенә кадәр уйланылды. Кафеның урыны уңышлы сайланды дип уйлыйм, чөнки биредә машина кую өчен урыннар бар. Барлык ризыкларыбыз да хәләл. Алар Балтачтан китерелә, тәме буенча өйдә әзерләнгәненнән дә ким түгел. Шуны да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта бизнес моделен күзаллаучы франшиза буенча тәкъдим әзерлибез. Ул безнең кебек гаиләләргә бизнес ачарга ярдәм итәчәк.

— Ни өчен ресторанга «Кыстыбый» дигән исем сайладыгыз?

— Бер айдан артык исем сайлау белән мәшгуль булдык. Исем сайлаганда, берничә шарт бар иде: татар сүзе булуы, ризык белән бәйле булуы, ике телдә дә җиңел яңгыравы. Дүрт-биш исем арасыннан «кыстыбый»да тукталдык. Логотипны да кыстыбыйга охшатып ясадык. Татар халкының милли ризыкларын өйрәнгәндә, кыстыбыйга игътибар иттем. Гадәттә аның эчлеген бәрәңге яки тарыдан әзерлиләр. Ә бит уйлап карасаң, кыстыбыйны башка төрле ризыклар белән дә ясарга мөмкин. Бездә, мәсәлән, кыстыбыйның 16 төре бар: ит, балык, эремчек, яшелчә һәм башкалар. Барысының да исемнәре бар.

— «Кыстыбый» татар яшьләрендә татар теленә, мәдәниятенә кызыксыну уята алырмы?

— «Татар телен белегез, өйрәнегез» дип кенә яшьләрдә татар теленә мәхәббәт уятып булмый. Моңа милли ризыклар, заманча мода аша өйрәтергә кирәк. Татар мохитенә килеп кергәч, кеше үзеннән-үзе туган телендә сөйләшә башлый. Хезмәткәрләребез дә татар телендә аралаша белергә тиеш. Безгә туристлар, чит ил кешеләре еш килә. Монда килеп татар милләтенең, мәдәниятенең барлыгын белеп китәләр икән, без чиксез бәхетле. Ресторандагы мохит, кәефкә аерым басым ясала. Иртәнге сәгать сигездән кичке унга кадәр биредә татар көйләре яңгырый. Ресторанда төрле буыннарның җыелышып утыруын күрергә телибез.

— Бүгенге көндә шушы ук юнәлештә эшләүче рестораннарның кайсылары сезнең өчен үрнәк?

— «Макдональдс», «Starbucks» рестораннары ошый. Нәрсәнедер хәтта аларга охшатырга тырышабыз. Әйтик, «Хэппи-мил» урынына бездә балалар өчен «Куян күчтәнәче» бар. Сүз уңаеннан, якын киләчәктә Казанда тагын 3 ресторан ачарга ниятлибез.

— Ресторанга тикшерү белән «Ревизорро» тапшыруы килсә, ничә балл алыр идегез?

— Ун баллның сигезен алырбыз дип уйлыйм. Без мондый тикшерүгә әзер. Ризыкны әзерләү, саклау кебек һәр нәрсәгә аеруча җаваплы карыйбыз. Дөресен генә әйткәндә, таләпләр, кагыйдәләр һәрвакыт үзгәреп тора. Без аларны күзәтеп, өйрәнеп барабыз.

— Казан кызы Лена Түбән Кама егете Азат белән ничек танышты?

— Без Казан дәүләт энергетика университетында укыганда таныштык. Икебез дә уку йортының алдынгы студентлары идек. Әнә шул уртак кызыксынулар, эшчәнлек нәтиҗәсендә таныштык, очраша башладык, аннары гаилә кордык. Кияүгә чыгып татар гаиләсенә эләккәч, татар халкының кунакчыл булуына шаккатым. Минем әйбәт килен, дөресрәге татар килене буласым килде. Азатның әнисен, дәү әнисен күргәч, кызларымның татар мәдәниятендә тәрбияләнүен теләдем. Татар өендә кунак кабул итү, кичке ашка җыелу, милли ризык әзерләү — үзе бер бәйрәм.

— Ислам динен кабул итүең ничек булды?

— Кияүгә чыкканчы ук ислам дине белән кызыксына башладым. Булачак тормыш иптәшем татар кешесе икән, икебез бер диндә булырга тиеш дип уйладым. Беребез чиркәүгә, икенчебез — мәчеткә йөрү дөрес булмас иде. Аның хакына ислам динен кабул иткән дип уйламасын өчен, Азатка әйтмичә генә мәчеткә йөри башладым. Беренче баруымда татар гаиләсе турында сөйләштеләр. Татарлар — дини халык, аларның гаилә кыйммәтләре канга сенгән. Татар телендә аралаша алмасам да, аңлыйм. Балаларыбыз Арыслан, Ясминә, Айлинә татарча белә.

Эльвира ШАКИРОВА

Тулырак мәгълүмат «Кыстыбый» ресторанының Вк төркемендә — https://vk.com/kstb_tatarfood

Бәйле