Камал театры ялларда тамашачыларны спектакльләр карарга чакыра

Камал театры 20 майда тамашачы игътибарына татар классикасы “Зәңгәр шәл”не тәкдим итәчәк.

Спектакльнең премьерасы 2011 елның 7 ноябрендә булды. Режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев.

Әлеге спектакль — ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп сабантуй бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә.

Камал театры сәхнәсендә яшь артистларны күрәсегез килсә, 21 майда “Палата №6”  спектакленә рәхим итегез.  Бу — Казан дәүләт мәдәният институты  студентларының диплом эше. Режиссеры — Олег Кинҗәгулов. Бер табибның авыру белән мөнәсәбәтләре тарихы, дуслык һәм кеше бәхете төшенчәләре турында фәлсәфи уйланулар.

Билетларны kamalteatr.ru сайтында алдан алу мөмкинлеге бар.

 

Бәйле