Илшат Сәетов: «Федераль каналларда мөселманнарның көндәлек тормышын күрмибез»

-- Чулпан

Массакүләм мәгълүмат чаралары җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның «Корстон» комплексында узган «ММЧ-онлайн: социаль челтәрләрдә экстремизм профилактикасы” темасына халыкара фәнни-гамәли конференциясендә шулай дип белдерде. Әлеге конференциянең Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең «KAZANSUMMIT 2017» IX халыкара Икътисади саммит кысаларында узуын искәртик. Конференция Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иницитивасы белән оештырылган. //Таtar today, Татар- информ//

Модераторлар буларак аны «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгының илкүләм проектлар бүлеге җитәкчесе Радик Әмиров һәм “Russia Today”ның тышкы коммуникацияләр хезмәтенең баш белгече, шәрыкъ белгече Анна Беликова алып барды. Алар конференциянең башында ук чараның дин әһелләре, дин белгечләре белән җанлы аралашу форматында булырга тиешлеген әйтеп, барлык борчыган сорауларны – уңайлылары, уңайсызларын да уртага салып сөйләшергә тәкъдим итте. Модераторлар конференциядә катнашучыларның резолюциягә тәкъдимнәр, төзәтмәләр кертүләрен сорадылар.

“Бүгенге дөньяда массакүләм мәгълүмат чаралары роле бәяләп бетергесез. Алар җәмгыять үсешенең төп алшартларының берсе булып тора һәм җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра. Массакүләм коммуникация чарасы буларак социаль челтәрләрнең бу мәсьәләдә тәэсире көчәя, алар интерактив аралашуда зур мөмкинлекләргә ия. Андый куәтле медиакорал экстремистик материаллар урнаштыру өчен кулланылырга мөмкин. Кызганыч, социаль челтәрләрдә еш кына традицион исламга туры килмәгән һәм дини нәфрәт һәм экстремизм идеологиясен алга сөрүче ислам контентын күрергә була. Моның нәтиҗәсендә, яшь буын мөселманнарда һәм башка дини конфессия вәкилләренең Ислам буенча ялгыш күзаллаулары туа”, — дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү чыгышында. Татарстан мөфтие сүзне үлчәп язарга кирәклеген Аллаһы Тәгаләнең Коръәндәге сүзләре белән раслый. Камил хәзрәт әйтүенчә, кеше сүзләрен тикшермичә әйтеп, халыкка ялгыш мәгълүмат җиткерү үкенечле булырга мөмкин. “Россия һәм дөнья мөселман өммәте профессиональ журналистлар, блогерлар, PR-белгечләр тәрбияләргә тиеш. Социаль челтәрләрдә сыйфатлы, тикшерелгән мәгълүмат бирү өчен, профессиональ массакүләм мәгълүмат чаралары кирәк”, — дип республика мөфтие конференциянең уңышлы үтүен теләде.

Модератор Анна Беликова, бәлки, дин әһелләреннән рекомендацияләр белән журналистлар өчен махсус кодекс кертергәдер, дигән фикерен белдерде.

Тәкъдим, төзәтмәләр кертүчеләргә килгәндә, резолюциядә эшчәнлеге тыелган оешманы ДАИШ дип түгел, ә ИГ дип язылуын тәнкыйтьләүчеләр булды. Шулай ук, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) кысаларында, гомуми бердәм интернет-платформа булдырып, анда Исламның тынычлыкка, толерантлыкка өндәүче дин икәнен, экстремизм төшенчәсенең асылын аңлату зарурлыгы билгеләп үтелде. Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов федераль каналларда мөселманнар турында бер тапшыру да булмавын билгеләп узды. “Дини бәйрәмнәрдән кала, без федераль каналларда мөселманнарның көндәлек тормышын күрмибез дә”, — дип белдерде ул. 

Бәйле