Камал театрына бушлай билет отарга ашыгыгыз!

Дуслар, игътибар! Сайтыбызда чираттагы бәйге!
Камал театрының “Җилкәнсезләр” спектакленә 2 чакыру билеты (бер билет 2 кешелек) уйнатабыз. Спектакль 7 июнь көнне 19.00 сәгатьтә узачак.
Бәйгенең шарты бик гади!
1) https://vk.com/kamalteatr төркемендә теркәлергә;
2)Әлеге язма астына тәртип номерын язарга!
Җинүчеләр очраклы саннар генераторы ярдәмендә 5 июнь көнне билгеләнәчәк!
Спектакльнең премьерасы 2016 елның 8 октябрендә булды. Татар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучы Кәрим Тинчуринның әлеге пьесасы татар телендәге иң күренекле драматик әсәрләрнең берсе. Бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара.

Бәйле