Экс-ТНВ алып баручысы, биюче Нурбәк Кариев театрына пластик күренешләр, альтернатив музыка кертә [видео]

 25 май Казанда Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Супер кияү» спектакле премьерасы. Театрның хореогрофы Нурбәк Батулла ялгызлык, хатын-кызлар проблемасын пластик күренешләр, альтернатив музыка аша күрсәтә. Әсәр Туфан Миңнуллинның «Алты кызга – бер кияү» исемле моңсу комедиясенә нигезләнгән. //Азатлык радиосы//

Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры премьерага бер көн алдан “Супер кияү”не журналистларга күрсәтеп, аңлатмалар бирде, ул очрашуда Азатлык хәбәрчесе дә булды.

Журналистларны кызыксындырган төп сорау — ни өчен әсәрнең исеме «Супер кияү»? Бу рольне халык артисты Нуриәхмәт Сафин башкара. Спектакль Нуриәхмәт аганың 70 яшьлек юбилее уңаеннан да сәхнәләштерелгән икән.

«Бу исем Нуриәхмәт абыйга туры килеп тора, чөнки бу арада еш кына гастрольләрдә йөрергә туры килде. Супер егетләр кебек йөгереп, авылдан-авылга күчеп йөрдек. Авылларда халык спектакльгә йөрми, диләр. Аллага шөкер, бүгенге көнгә кадәр 150 спектакль куярга өлгердек, 16 мең тамашачы җыйдык», дип белдерде театр мөдире Мансур Ярмиев. Аның әйтүенчә, «Театр – солдатларга» проекты, ЮХИДИ белән берлектә куелган «Светофорда – кунакта» спектакле дә уңышлы гына күрсәтелә, җәен Русиянең төрле төбәкләренә, хәтта Кырымга да гастрольләре каралган, дәүләт моңа акча бүлеп биргән.

Кариев театрының баш режиссеры Ринат Әюпов премьерага әсәрне озак сайлауларын әйтте.

«Эзләдек, эзләдек тә, Туфан Миңнуллинның «Алты кызга – бер кияү» әсәрендә тукталдык. Әсәр шулкадәр актуаль, чөнки анда хатын-кызның язмышы, шәхси фаҗигасе сурәтләнә», диде ул.

“Супер кияү”дә төп каһарман – Хөрмәтулла Рәхмәтуллович – хатын-кыз хезмәттәшләре арасында бердәнбер ир-ат. Аларның барысы да шаян телле, киң күңелле, зирәк иргә гашыйк. Кызларның һәркайсы үзенчәлекле холыклы: Гөлчирә – кыю, үткен, Фаягөл, киресенчә, сабыр. Нина хакимлек итәргә ярата. Арада иң яше булган Рузалия дә үзенә карата. Мыштым, юаш Хәдичә образы да игътибарны ала. Ул – чын мөселман хатын-кызы. Эш сөючән, тыйнак Хәдичә һәрвакыт эш белән мәшгуль. Коллектив «уены»на, гайбәт сүзләргә кысылмаучы баш хисапчы Нурзидә Мөбәрәковна барысын да күзәтүдә тота, бердәнбер ир-ат белән аралашырга ирек бирмәскә тырыша. Барысының да төп проблемасы –ялгызлык, рухи бушлык борчый.

«Спектакльдә татар альтернатив музыкасы да кулланыла. Якын киләчәктә татар яшьләр театры татар альтеранатив музыкасы белән тыгызрак мөнәсәбәттә иҗат итә башлар дип хыялланам. Гомумән, татар милли мәдәниятен дөньякүләм дәрәҗәсендә танытырга телим», диде театрның хореографы, балетмейстер Нурбәк Батулла.

Сүз уңаеннан, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонны яңа бинада каршы алырга өметләнә. Бүгенге көндә театр «Әкият» балалар үзәгендә эшләргә мәҗбүр. 29нчы сезон исә «Супер кияү» спектакле белән ябылыр дип көтелә.

Бәйле