Рамазан аен блогер, җырчылар ничек кабул итә? Ураза тоталармы? [махсус сораштыру]

-- Чулпан

Рамазан ае мөселман халкының көтеп алынган бәйрәме. Билгеле, хәзерге заманда ураза тотуларга, тәравих намазын укуга салкынрак карыйлар. Безнең артистларыбыз Рамазан аена карата нинди фикердә соң? Ураза тоталармы? //Tatar today//

Tatar-today өчен Алинә Галиева махсус сораштыру үткәрде. Нәтиҗәдә Рамазан аен изге ай дип кабул итүчеләр дә һәм изгелекләр кылырга аерым ай кирәкми диючеләр дә булды.

Фәрид Низамиев

Рамазан аенда уразаны инде кечкенәдән әби-бабайлар тотып килә иде. Бу минем өчен үрнәк булып торды. Мин үзем дә уразаны калдырмаска тырышам. Менә инде уразаны бер калдырмыйча тотканга 4 ел була. Рамазан аенда изге эш эшлим дип аерым чабып йөргән юк. Ярдәм итәргә мөмкинлек туса, ярдәм итәм. Быел һава торышы да әйбәт – салкынча. Ураза тоту сау-сәламәт мөселман кешегә фарыз. Әмма бездә моңа бик җиңел карыйлар. Кешегә мәҗбүр итеп кенә ураза тоттыру дөрес тә түгел ул. Үзенә күрә рухи азык булырга тиеш. Уразаны тотасың да җиңел булып китә, рәхәт. Гает намазларыннан да кайткач, “Мин монда катнаштым”, дигән хис туа. Ураза тотып ризыкның синең йортыңда нинди зур байлык булуын аңлыйсың.

Азат Фазлыев

Мин үзем уразада. Рамазан ае кешене түземлеккә өнди, сынап карый. Ураза тотканда үземдә билгеле бер җиңеллек, рәхәтлек сизәм. Исәнлекләре, саулыклары әйбәт кеше ураза тотсын иде. Өнди дип әйтмәсеннәр, үземнән генә чыгып әйтәм. Кешенең чистарынуы аны яхшы якка гына үзгәртә дип саныйм. Изге эшләрне ел саен эшләргә кирәк, әмма Рамазан аенда аның савабы күбрәк.

Әбри Хәбриев

Рамазан ае минем өчен башка айлардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый. Гап-гади ай. Гомумән әйткәндә, мин Ураза тотмыйм. Бәлки мин аны кайчанда булса тотармын. Рамазан аенда нинди изгелекләр кыласы? Минем өчен изгелек кылыр өчен билгеле бер ай кирәкми. Һәрдаим кешегә ярдәм итеп торам. Миңа изге гамәлләр эшләү өчен Рамазан аеның булу-булмау зур әһәмияткә ия түгел. Минем, гомумән, дингә карата үз мөнәсәбәтем. Динне инкарь итмим һәм үземне атеистка да санамыйм. Ислам диненең бөтен фаразларын да үтәп яшим дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, кайвакыт хәләл булмаган ризык та ашалып китә, хәмер ризыкларын да кулланыла. Бу Ислам диненә карата тискәре фикердә дигәнне аңлатмый. Мин һәрбер динне дә хөрмәт итәм һәм Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанам. Миңа әлегә шунсы җитә. Бәлки билгеле бер яшькә җиткәч минем фикерләр үзгәрер, әмма хәзер түгел.

Илгиз Шәйхразиев

Рамазан аен мин Мәскәүдә каршы алдым. Анда Рамазан аеның чатырын ачу тантанасы узды. Уразага кердек, Аллаһка шөкер. Рамазан аенда азрак кына концертлардан баш тартып торырга туры килә. Иртәләрне-кичләрне уразада үткәрергә тырышам. Үзебезне бу айда жәлләп кенә йөрибез (көлә). Рамазан ае бер генә килә, аны инде ничәнче ел төшереп калдырмаска тырышабыз.

Татар Малай

Рамазан ае минем өчен изге ай. Бу айда изге гамәлләр кылырга тырышам. Былтыр Казан-Аренада зур Ифтар булган иде. Кызганыч, мин анда катнаша алмадым. Быел шундый мөмкинчелек туса, волонтер булып язылам.

Алинә ГАЛИЕВА

Бәйле