Казан мэры «Ярдәм» мәчетендә ифтар уздырды [фото]

-- Чулпан

“Ярдәм”дәге ифтар Россиядәге иң зур ифтарларның берсе булып санала. Анда төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләре — инвалидлар, ятим балалар, күпбалалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр җыела. //Татар-Ислам//

Казанның “Ярдәм” мәчете үткәргән көндәлек ифтарга 1200 кеше җыелган иде. Быел Рамазан чатыры ике урында эшли. Ифтарны башкала мэры Илсур Метшин уздырды.

Бергәләп укылган ахшам намазыннан соң ифтар (авыз ачу) булды. Күрмәүче хәзрәт Фәнис Миңгәрәев тормыш мәгънәсе турында вәгазь сөйләде. Ифтар мәҗлесе “Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтовның дога кылуы белән тәмамланды.

“Ярдәм”дәге ифтар Россиядәге иң зур ифтарларның берсе булып санала. Анда төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләре — инвалидлар, ятим балалар, күпбалалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр җыела.

Бәйле