Элвин Грейның экс-гитаристы: «Концерттан соң җанатарлар белән секс та булгалады» [интервью]

-- Чулпан

Татар эстрадасының иң популяр җырчысы Элвин Грейның яңа гына концерт туры гитарачы Альберт Исмаилдан башка тәмамланды. «БИЗНЕС Online» газетасына биргән әңгәмәсендә Радик Исмаилның “Пирамида” да узган концерт вакытында вампир кыяфәтендә Салават Фәтхетдинов сурәтләнгән футболкасын киеп чыгуы сәбәпле икәнен әйтеп үткән иде. Җитмәсә, картинаны #татарчаболайҗырларгаярамый хештегы да бизәгән. //Собака.ру//

Музыкант үзе әлеге хәлне куелган таләпләрнең үтәлмәве белән аңлата. 

 Альберт, Сезнең Элвин Грей белән араларыгыз бозылу безгә артык кызык түгел. 

– Әйе, чыннан да, кызыксыз тема 

– Син ничек аның турына эләктең? 

– Радик белән без 6-7 ел таныш. Ул татар дискотекаларында катнаша башлагач, мин аның янына килеп, аның турында уртак танышыбыз аша белүемне әйттем. Соңыннан Радик Мәскәүгә күчеп китте. Кабат юлларыбыз Казанда очрашты. Ул миңа Мәскәүгә күчеп килергә һәм үзе белән эшли башларга тәкъдим ясады. Мин генә ничектер тәвәккәлли алмадым…. Ел ярым элек, ул Казанга гастрольләр белән килгәч, без бергә студиядә эшли башладык. Минем гитарам моңы аның өч җырында яңгырый- «Яңгыр» (Фирдүс Тямаев белән бергә башкарыла торган җыр), «Аэропорты» трегы ( Тимур Спб белән берлектә) һәм «Ночной Милан». Без бергә эшләдек, бер-беребезгә кунакка йөрештек. Декабрьдә ул миңа үзе белән турга китәргә тәкъдим ясады. Декабрь ае буе бергә концертлар куйдык, гыйнварда ял иттек, февральдә турны дәвам иттек. Соңгы берничә концерт миннән башка үтте. 

– Турда ничә кеше катнаша? 

– 11-12 кеше. Эшче төркем һәм иҗади коллектив бар. Мин, иҗади төркемгә эләгергә өметләнсәм дә, эшче төркемгә эләктем. Ләкин анда артык иҗат белән шөгыльләнеп булмый. Күбесенчә, иртән торып концерт булачак урынга килергә, икенче катка авыр аппаратураларны ташырга туры килә иде. Концерт тәмамлангач аны яңадан җыясың һәм башка шәһәргә юнәләсең. Шуңа күрә вакыт-вакыт 4-5 кенә сәгать йокларга туры килде. Бер үк шәһәрдә ике концерт биргән көннәр ошый иде – ял итәргә, шәһәрне карарга, йокларга мөмкинлек була. 

– Сезнең үзегезнең аппаратурамы? 

– Әйе, “Газель”дә 7 пассажир урыны һәм кузов бар. Калганнар тиз йөрешле машиналарда концерт башланырга бер яки ярты сәгать кала гына килеп җитәләр. Концерт бетүгә китеп тә баралар. Радик белән мин күбесенчә концерт вакытында гына очраша идем. 

– Син тере тавышка уйнадыңмы? 

– Әйе, гитараның әзер трекларын куя идем. Баштарак клавишник Артур Кусимов белән уйнарга туры килде. Ул вакытта Радик публика белән аралашты. Соңрак сәхнәдә кылана башладым. Бер тапкыр хәтта Салаватка пародия ясадым. Ләкин миңа моның белән алга таба очрашырга туры килмәсен иде. Мин бит профессиональ пародияче түгел. 

– Заллар ничек? 

– 300 һәм аннан да артык кеше сыйдырышлы. Кечкенә районнарда начар. Түрәләр мәдәният яратучы өлкәләрдә яхшырак. 
Гастрольләр шәп нәрсә. Миңа, артист буларак , бу һәрвакыт җитмәде. Мин бит музыка белән генә акча эшлим. Ресторанар, барларда уйныйм. Шулай ук эстрада артистлары белән чыгыш ясыйм. 

– Публика нинди? 

– Радик ул Юрий Шатунов һәм Джастин Бибер кебек. Аның фанатлары – 15 яшьлек кызлар. Алар бик хисчән. Кайберләре бүген минем Вконтактедагы төркемемне алып бара. 

– Тур вакытында кайларда яшәдегез? 

– Кунакханәләрдә. Туганнар булган шәһәрләрдә аларда куна идек. 

– Сиңа ничек түләделәр? 

– Кроссовки белән кепка алырга җитә иде. 

– 30 меңнән күбрәкме? 

– Мин цех җитәкчесе кебек ала идем (көлә) 

– Димәк сез иртән торасыз, концерт булачак урынга барасыз…. Атмосфера ничегрәк? Эчә идегезме? 

– Авыр эш төненнән соң онытылыр өчен эчәргә җитешә идем. Атмосфераны башкачарак булыр дип күзалладым. Ләкин мин шат күңелле кеше. Гел кешеләрне көлдереп йөри идем. Гастрольләр белән йөрү миңа ошады. Алга таба бшка артистлар белән дә йөрергә каршы түгелмен. 

– Җанатарларыгыз белән җенси мөнәсәбәтләр булдымы? 

– Минем булмады. Ә менә кайберәүләрнең булгалады. 

– Сәхәнәдә тагын кемнәр җырлый? 

– Румынча җырлаучы Украинадан килгән егет. Тагын Тимур Спб. Аның үз стиле бар, клиплар төшерә. 

– Концертларның оештрылуы хакында ни әйтә аласың? 

– Концертларның оештырылуы, билетлар сату турында берни дә әйтә алмыйм. Ләкин концертларның директорыннан мин канәгать түгел. Мин аны алыштыруын сорадым. Иҗат кешеләре белән аралаша белми.Ул бухгалтер, эшкуар, ләкин оештыру сәләтенә ия түгел. 

– Димәк син яңадан гастрольләр белән йөрергә телисең 

– Чын иҗади коллектив белән бергә йөрергә иде. Шундый коллективны хәзер Илназ Гарипов җыйды. Мин дә бик рәхәтләнеп китәр идем.

Бәйле