XIII Казан кинофестивалендә дөнья илләренең өчтән бере катнашырга теләк белдергән

-- Чулпан

1 июнь көнне XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланды. Оештыру комитетында дөньяның 61 иленнән 782 гариза теркәлгән. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары фильмнар белән танышуны башлады инде: уен, документаль һәм анимацион тасмаларның шорт-листы 1 июльгә әзер булачак. //Татаr today//

Үз эшләрен фестивальнең оештыру комитетына 2016 елгы Канн кинофестивале призеры, Әфганстан режиссеры Шарбану Садат, таныдган Кытай продюсерлары һәм режссерлары Ван Сюэбо белән Чжан Вей, Таҗикстан кинорежиссеры һәм сценаристы Шарофат Арабова һ.б.

казан кинофорумына җиткерелгән гаризаларның статистикасы фестивальнең популярлыгы артуын дәлилли – мөрәҗәгать итүләр саны арта, «география» киңәя. 2013 елда 30 илдән 300 тирәсе гариза кабул ителгән булса, 2015тә 53 илнең кинематографистлары 600 эш җибәргән. 2017 елда исә катнашырга теләк белдергән илләр саны 60 арткан, ә гаризалар саны 800 якынлаша.

«Күрсәткечләрнең артуы төп максат булмаса да, бу бик шатландыра, — ди КХМКФ программа директоры Альбина Нәфыйгова. — Бер кояшлы көнне бөтен 193 илдән дә Казан кинофестиваленә режиссерлар килсен дип омтылмыйбыз без: бөтен җирдә дә кинематограф тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаганлыктан булса да бу хәл мөмкин түгел. Өстәвенә, фестивальнең концепциясе аның «география»сендә дә чагыла. Гаризалар сану артуны без профессиональ җәмгыятьтә Казан кинофестиваленең популярлыгы артуы буларак кабул итәбез һәм бу бик шәп».

2017 елда кинофестивальдә катнашуга чираттагы илләр гариза җибәргән: Әзербайҗан, Албания, Әфганстан, Алжир, Армения, Австралия, Бахрейн, Бангладеш, Босния һәм Герцеговина, Беларусь, Болгария, Венгрия, Грузия, Греция, Дания, Мисыр, Израиль, Иордания, Ирландия, Индонезия, Һиндстан, Иран, Ирак, Италия, Испания, Казахстан, Кыргызстан, Канада, Катар, Кытай, Кувейт, Латвия, Ливан, Мальта, Малайзия, Марокко, Монголия, Мьянма, Непал, Нидерландлар, Нигерия, БГӘ, Палестина, Польша, Россия, АКШ, Словакия, Сирия, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Филиппиннар, Финляндия, Шри-Ланка, Швеция, Швейцария, Көньяк Африка, Югославия, Япония. Мальта (копродукция), Мьянма һәм Филиппиннар кинематографистларының эшләре беренче тапкыр тәкъдим ителде.

А.Нәфыйгова сүзләренә караганда, быел Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән (Непал, Шри-Ланка, Һиндстан, Малайзия, Индонезия, Бангладеш) гаҗәеп күп эш җибәргәннәр, Россиядә җитештерелгән фильмнар саны арта, Мисыр һәм гарәп илләре кинематографы да бик киң тәкъдим ителгән. Фестиваль фильмнарын кино белгече Сергей Лаврентьев (Мәскәү) җитәкчелегендәге махсус комиссия сайлап ала. Анда шулай ук Иван Форгач (Венгрия), Сергей Анашкин (Мәскәү) и Әдилә Хәйбуллина (Казан). Сайлап алучылар үз карарын бер айдан соң игълан итәчәк.

XIII Халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-11 сентябрьдә узачак.

***

Казан халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) – Татарстан башкаласында уздырылучы иң зур кинога бәйле чараларның берсе. Ул 2005 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль эчтәлеге аның сөрәнендә чагыла: “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә”. Форум программасына үзендә тынычлыкны саклау, диннәргә тигез караш, толерантлык идеяләрен йөртүче, милләтара диалог төзү ысуллары турында сөйләүче фильмнар сайлап алына.

Фестивальнең рәсми сайты: http://kazan-mfmk.com

 

1 июнь көнне XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланды. Оештыру комитетында дөньяның 61 иленнән 782 гариза теркәлгән. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары фильмнар белән танышуны башлады инде: уен, документаль һәм анимацион тасмаларның шорт-листы 1 июльгә әзер булачак.

Үз эшләрен фестивальнең оештыру комитетына 2016 елгы Канн кинофестивале призеры, Әфганстан режиссеры Шарбану Садат, таныдган Кытай продюсерлары һәм режссерлары Ван Сюэбо белән Чжан Вей, Таҗикстан кинорежиссеры һәм сценаристы Шарофат Арабова һ.б.

казан кинофорумына җиткерелгән гаризаларның статистикасы фестивальнең популярлыгы артуын дәлилли – мөрәҗәгать итүләр саны арта, «география» киңәя. 2013 елда 30 илдән 300 тирәсе гариза кабул ителгән булса, 2015тә 53 илнең кинематографистлары 600 эш җибәргән. 2017 елда исә катнашырга теләк белдергән илләр саны 60 арткан, ә гаризалар саны 800 якынлаша.

«Күрсәткечләрнең артуы төп максат булмаса да, бу бик шатландыра, — ди КХМКФ программа директоры Альбина Нәфыйгова. — Бер кояшлы көнне бөтен 193 илдән дә Казан кинофестиваленә режиссерлар килсен дип омтылмыйбыз без: бөтен җирдә дә кинематограф тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаганлыктан булса да бу хәл мөмкин түгел. Өстәвенә, фестивальнең концепциясе аның «география»сендә дә чагыла. Гаризалар сану артуны без профессиональ җәмгыятьтә Казан кинофестиваленең популярлыгы артуы буларак кабул итәбез һәм бу бик шәп».

2017 елда кинофестивальдә катнашуга чираттагы илләр гариза җибәргән: Әзербайҗан, Албания, Әфганстан, Алжир, Армения, Австралия, Бахрейн, Бангладеш, Босния һәм Герцеговина, Беларусь, Болгария, Венгрия, Грузия, Греция, Дания, Мисыр, Израиль, Иордания, Ирландия, Индонезия, Һиндстан, Иран, Ирак, Италия, Испания, Казахстан, Кыргызстан, Канада, Катар, Кытай, Кувейт, Латвия, Ливан, Мальта, Малайзия, Марокко, Монголия, Мьянма, Непал, Нидерландлар, Нигерия, БГӘ, Палестина, Польша, Россия, АКШ, Словакия, Сирия, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Филиппиннар, Финляндия, Шри-Ланка, Швеция, Швейцария, Көньяк Африка, Югославия, Япония. Мальта (копродукция), Мьянма һәм Филиппиннар кинематографистларының эшләре беренче тапкыр тәкъдим ителде.

А.Нәфыйгова сүзләренә караганда, быел Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән (Непал, Шри-Ланка, Һиндстан, Малайзия, Индонезия, Бангладеш) гаҗәеп күп эш җибәргәннәр, Россиядә җитештерелгән фильмнар саны арта, Мисыр һәм гарәп илләре кинематографы да бик киң тәкъдим ителгән. Фестиваль фильмнарын кино белгече Сергей Лаврентьев (Мәскәү) җитәкчелегендәге махсус комиссия сайлап ала. Анда шулай ук Иван Форгач (Венгрия), Сергей Анашкин (Мәскәү) и Әдилә Хәйбуллина (Казан). Сайлап алучылар үз карарын бер айдан соң игълан итәчәк.

XIII Халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-11 сентябрьдә узачак.

***

Казан халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) – Татарстан башкаласында уздырылучы иң зур кинога бәйле чараларның берсе. Ул 2005 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль эчтәлеге аның сөрәнендә чагыла: “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә”. Форум программасына үзендә тынычлыкны саклау, диннәргә тигез караш, толерантлык идеяләрен йөртүче, милләтара диалог төзү ысуллары турында сөйләүче фильмнар сайлап алына.

Фестивальнең рәсми сайты: http://kazan-mfmk.com

 

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА

Бәйле