Республика ифтары: 10 мең кеше, 3 тонна пылау һәм «Казан Арена»ны сагыну

-- Чулпан

15 июнь Казанның теннис академиясендә 10 меңләп мөселман бергә авыз ачты. Азатлык хәбәрчесе бишенче тапкыр уздырыла торган зур ифтар чарасында түрәләрнең халык белән бергә ни белән сыйланганын күзәтте, министрлардан ураза тоту авырмы-юкмы дип кызыксынды. //Азатлык радиосы//

Конфедерация беренчелегенә әзерлек сәбәпле республика ифтары быел «Казан Арена»да түгел, ә Теннис академиясендә узды. Чакыру билетларына караганда, халык ифтарга кичке 18.30га чакырулы иде. Әмма ул сәгатькә кадәр үк Теннис академиясе тирәсендә кешеләр, машиналар ыгы-зыгысы иде. Алдан килүчеләр акыллы булды, алар машиналарына урын тапты, ә бераз соңга калучыларга тыгында торырга һәм еракка китеп машинасын куярга туры килде. Иң кулае җәмәгать транспорты белән килү булды. Казанның берничә мәчетеннән ифтарга илтә торган 16 автобус да оештырылган иде.

Район-шәһәрләрдән килүчеләр шактый иде. Мамадыш районыннан Гөлфия апа ничә ел рәттән килергә теләге булган, әмма мөмкинлеге булмаган. Мондагы халыкны күреп шаккатым, диде ул Азатлыкка.

“30 кеше автобуска утырып килдек. Юл чыгымнарын район башлыгы каплады, автобусны да ул хәстәрләде. Үзебездә дә авыз ачу мәҗлесләре көн саен уза, әмма бу кадәр күп мөбәрәк йөзле кешеләрнең бер урында җыелуын күргәнем булмады. Без күп икән дип шөкер итәм, Казандагы ифтарга килүем белән бәхетлемен”, диде ул Азатлыкка.

Теннис академиясенә керү урынында халык күп, күбесе туганнарын, таныш-белешләрен көтте. Тимер ишекләрдән “Туган авылым” ресторан комплексы пешекчесе атылып чыкты. Ул дулкынланып һәм хисләрен яшермичә кесә телефоны аша ничек һәм кайда килергә кирәклеген аңлата. “Мин инде сезне ярты сәгать көтәм, сез безне сусыз калдырасыз. Аңлыйсызмы? Безгә пылау өчен су кирәк!” дип ярсыды ул. Ә борчылырга сәбәп бар. Авыз ачуга инде ике сәгать калып бара, ә пылауның өлгерүе икеле. Пешекче Азатлыкка көндезге өчтә ике зур казанда пылау пешерә башладык дип әйтеп өлгерде һәм халык арасында юк булды.

Теннис академиясенә тимер ишекләр аша узарга кирәк, этеш-төртеш булмады. Тикшерүчеләр дә илтифатлылык күрсәтеп үз эшен тыныч кына башкарды. Сүз уңаеннан, чакыру билетлары 10 мең кешегә “ә” дигәнче таралып бетте, күпләргә эләкмәде дип әйтелгән булса да, ишек төбендә артып калган чакыру билетлары таратылды. Керү белән кешеләргә шешәле су таратылды. Сакта ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары торды. Медицина хезмәткәрләре ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады диде. Биобәдрәфләр дә хәстәрләнгән, әмма аларның саны 5 кенә булуы күңелгә шик салды. 10 мең кешегә аз түгелме бу? Шулай да бу тирәдә чиратлар хасил булуы күзәтелмәде.

Мөселманнарның кәефе күтәренке иде. Кемдер чәчкәләрдән ясалган ярымай янында фотога төште, селфи ясады, кемдер таныш-белешләре белән аралашты. Әмма халыкның күпчелеге стадиондагы ике яктагы эскәмияләргә утырып вәгазь, мөнәҗәтләр тыңлады. Чараны Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды. Хәзрәтләр бер-бер артлы чыгыш ясады, вәгазь сөйләде.

Халык арасында беренче рәтләрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул сүзне озакка сузмыйча һәрбер кешегә ураза тоту фарыз дип чыгыш ясады. “Бездән еш кына Рамазан аенда уразаны башында һәм азагында гына тотсаң ярыймы дип кызыксыналар. Әлбәттә, рөхсәт ителә. Башта 10 көн, аннары уртасында 10 көн һәм азагында 10 көн тотарга ярый. Бу айда шайтаннар богаулы, ураза тотып Аллаһтан өмет итсәң, барлык гөнаһлар гафу ителер”, дип өметләндерде мөфти.

Хәзрәтләр сөйли торды, ә халык стадионга җыелуын дәвам итте. Илфар хәзрәт намаз укый торган урынга керми торыгыз, трибуналарга менеп утырыгыз дип кыстаса да, халык аны ишетмәмешкә салышты, намаз урынын алдан хәстәрләп куюны хәерлерәк дип тапты. Һәм бу дөрес тә булып чыкты. Беренчедән, трибуналарга барып утыруның мәгънәсе юк, буш урындыклар юк, икенчедән, намаз вакытында, чыннан да урын барысына да җитмәде.

74 яшьлек Хәлимә апа Җамалетдинова ифтарга беренче тапкыр килүе турында әйтте. Үзе белән инвалид күршесен Мөнәвәрәне дә иярткән. “Чакыруны мөфти эшләгән Гали мәчетеннән бирделәр. Үзем өчен алдым да, тукта әле Мөнәвәрә дә күрсен, шатлансын дидем. Тагын барып сорадым – бирделәр. Үзем өчен дә, бигрәк тә Мөнәвәрә өчен куанам. Аяклары йөрмәсә дә бу чарада катнаша. Вәгазьләрне тыңлау шул кадәр күңелләрне пакьләндерә, хисләрдән йөрәгем чыгып очар төсле! 19 сәгать ураза тотуның бер кыенлыгы да юк. Минем яшьтә ураза тотмау инде оят. Сусау да сизелми. Хәзер Рамазан ае бетүгә таба бара. Безнең әниләр елый иде. Хәзер үзем дә аңлыйм, чыннан да, аны озатасы килми, күңел тула, елыйсы килә. Тулысынча Рамазанның бәрәкәтен алып бетмәдек кебек”, дип сөйләде Хәлимә апа Азатлыкка.

Вәгазьләрне тыңлаучылар арасында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да бар иде. Аның ураза калдырмавы билгеле, журналистларның авырмы-юкмы дигән соравыннан да арыды. Шулай да республика ифтарына килүе белән бәйле хисләрен Азатлыкка сөйләде.

“Авыр түгел ураза тоту, кеше сәламәт икән, аның бер кыенлыгы да юк. Миңа бу ифтарлар ошый, чөнки бер урында матур йөзле, дини кешеләрнең күп булуы рухи көч бирә. Намазның да бергәләп укуның бәрәкәте күп тапкырга арта. Рамазан аеның үз хикмәтләре бар. Шатланып әйтә алам: әтием быел намазга басты. Аның өчен куанам. Ураза тота алмый, чөнки сәламәтлеге начар. Шуңа күрә никадәр кеше сәламәт, яшь икән, вакытында мөселман өчен фарыз гамәлне үтәве хәерлерәк. Балаларыма килгәндә, алар үзләре хәл итә, әмма тотканнары бар. Улым белән бергә Кол Шәриф мәчетенә тәравихка йөрергә тырышабыз”, дип сөйләде Гадел әфәнде.

Кояш баюга таба барганда стадионда кешеләр саны арта барды. Оештыручылар арасында бераз дулкынлану сизелде. Чара өчен җаваплы оештыручылар “Казан Арена” башлыгы Радик Миңнәхмәтовның да, Татарстан эшмәкәрләре ассоциация вәкилләренең дә кулларыннан телефон төшмәде.

“Туган авылым” ресторан комплексы җитәкчесе, эшмәкәр Радик Габдрахманов инде бер атна юньләп йоклаганым юк дип белдерде.

“Казан Арена”да барысы да җайлы иде, ул мәйданга өйрәнгән идек, бу юлы яңа урында 10 мең кешелек ифтар оештыруның үз авырлыклары булды. Этеш-төртеш булмавы мөһим, акыллы логистика кирәк. Бу чара күпмегә төшкәнен әйтә алмыйм, әмма монда республиканың бюджет акчасы юк, бу бары тик киң күңеллелек күрсәткән эшмәкәрләрнең хәләл акчаларына оештырылды. Өстәвенә алар үз исемнәрен атауларын, аерып күрсәтүләрен теләми. Савап өчен эшлибез ди алар”, диде безгә Радик әфәнде.

Чыгымнарга килгәндә, бер кеше өчен ризык әзерләү 500 сумга төшкән. 10 мең кешегә 5 млн сум дигән сүз. Әмма бу бары тик ризыкка тотылган акча. Моннан тыш та чыгымнар бар, әмма аларга күпме тотылганы билгесез.

Республика ифтарында Татарстанның газификацияләү фонды генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов та бар иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка якын саналган кеше улы Радикның эшен читтән күзәтте. Узган ел ифтарга ул әнисен иярткән иде, быел ялгызы гына килгән.

“Монда улым Радик өчен генә горурланырлык урын юк. Берүзе башкармый бит бу чараны, күп кешенең көче кергән. Билгеле, шатланам. Дини кешеләр күбрәк булган саен яхшырак. Кеше дини икән, начарлык кылмый. Мондый чараларда катнашу кешеләргә уңай тәэсир итә. Үзем ураза тотып карадым берничә көн, бүтән булдыра алмадым. Туган авылым Олы Миңгәрдә авыз ачу мәҗлесләрен оештырдым, Казанда да үзебезнең өйдә ифтар ашларында туганнарны, якыннарны сыйладык”, дип сөйләде Азатлыкка Җәүдәт әфәнде.

күпчелеге коры җирдә укыр өчен сафка тезелде. Хатыннарның бер өлеше эскәмияләрдә утырып укуны дөресрәк дип тапты. Намаз урынының алгы рәтләре буш иде, аны республика җитәкчелегенә саклап тордылар. Ахшамга 15 минут кала сакчылары белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан президенты киңәшчесе Камил Исхаков килде. Аларны мөфти Камил Сәмигуллин каршы алды. Тезелешеп утыргач соңарып булса да ярдәмчеләре белән бергә Казан башлыгы Илсур Метшин да килеп җитте. Ул кая утырырга дип бераз аптырап торды, әмма аңа урынны тиз таптылар.

Казан вакыты белән 20.30да Илфар хәзрәт Хәсәнов азан әйтте. Җитәкчеләр дә су белән авыз ачты. Мөселманнар ахшам намазын мөфтигә ияреп укыды. Намаз укыганнан соң халык табыннар әзерләнгән бинага юнәлде. Керү-чыгу юлы тар, шуңа да биредә тыгын барлыкка килде. Халык агымы белән бергә республика җитәкчелеге дә чыкты, әмма аларга полиция аерым юл ачып торды, халыкка исә тимер рәшәткә белән юл чикләнде. Бинага керү дә михнәткә әверелде. Бер өлеше кереп китте, калганнарына юл ябылды, соңрак керерсез дип аңлатылды. Волонтерлар ирләрне бинаның бер мәйданчыгына, хатыннарны икенчесенә озатты. Бинага керүгә үк аяк киемнәрен салыш иде. Волонтерлар һәрбер кешегә капчык тоттырып торды. Кемдер аяк киемен шунда салды, кемдер аны бахил итеп кулланды.

“Казан Арена”да өстәлләр, урындыклар буй-буй тезелгән булса, биредә урындыклар булмады. Кечкенә тәбәнәк өстәлләр урнаштырылган иде. Аякларны бөкләп идәнгә утырырга тәкъдим ителде. Күпчелек әбиләр аягым бөгелми дип сукранып басып ашарга мәҗбүр булды.

Авыз ачу ризыгы

Халык авызны ланч-бокска салынган пылау, берничә кисәк колбаса, финик, өрек, чәкчәк, ике печенье белән ачты. Табында шулай ук сок, җиләк-җимешләр бар иде. Татарларның күңеленә хуш килмәгән күренеш – чәй булмавы. Беренче агымга эләккән ханымнарның кайберләре сәхәрләрен хәстәрләргә онытмады. Артып калган ланч-боксларны биштәрләренә салды. Әмма бу артып калган ризык түгел иде. Үзләре белән күчтәнәч алып кайтырга яраткан ханымнар аркасында бинага соңрак кертелгән халыкның икенче өлеше ризык эзләп тилмерде. Әмма волонтерлар аларны ач калдырмады. Барысына да җитә диделәр. Оештыручылар 3 тонна пылау әзерләгән, аның өчен Казанның азык-төлек департаменты җавап тотты. Ризыкны ланч-бокска стадионда тутырып алып килгәннәр. Стадион территориясендә 300 кг пылау ифтарга керә алмаучыларга таратылган.

Татарстан президенты һәм башка республика җитәкчеләренә аерым табын әзерләнә, алар аерым ашый дигән сүз булды, әмма бу чынбарлыкка туры килми. Рөстәм Миңнеханов халык белән бергә авыз ачты. Авыз ачу табынында Татарстан митрополиты Феофан бар иде, ул табында бердәнбер сөйләүче булды. Татарча бәйрәм белән дә котлап татар телен өйрәнүдә уңышлары белән мактанды. Ифтар мәҗлесенә Татарстан раввины Ицхак Горелик та чакырылу иде, әмма ул кошер булмаган ризыкны, гадәттә, ашамый. Бу юлы да ул ихтирам күрсәтеп килде, әмма ризыкланмады. Рөстәм Миңнеханов озаклап утырмады, тиз генә ашады да юк булды. Аның артыннан бераздан Миңтимер Шәймиев тә күз уңыннан югалды.

Халыкның таралышу процессы озакка сузылды. Махсус оештырылган автобуслар берничә маршрут белән илтәчәк дип әйтелсә дә, халык аларны көтеп ала алмыйча кайту юлын үзе хәстәрләде.

 

 

Бәйле