ТМТВ каналы аша танылып килүче яшь җырчы Лия Шәмсина Мәскәүгә кастингка җыена [видео]

Кастинг 31 августта төгәлләнә, «Йолдызлар фабрикасы» сәхнәсенә бары 16 кеше генә чыгачак.

Моннан тыш, яшь җырчы 22 июльдә “Коломенское” музей-тыюлыгында уздырыла торган Мәскәү Сабан туенда да катнаша. Аны оештыруда Чаллылар зур өлеш кертә. 

Лия шулай ук быел 10 сыйныфны тәмамлавын, 11 сыйныфка Мәскәүгә күчәргә ниятләвен дә җиткергән. Җәйге каникулларда Сингапурга укырга барырга җыена икән.

Бәйле