Венера Ганиева: «Миңа отличниклар гашыйк була иде!»

-- Чулпан

Венера Ганиеваның бөтен җырлары мәхәббәт турында. Әмма нинди мәхәббәт! Ул Сөембикә манарасыдай биек тә, зәңгәр томадагы шәүләдәй билгесез дә, ә кайвакыт опера ариясе кебек катлаулы, тик нәкъ шуның белән үзенә тартучы да… //Ялкын//

Миңа отличниклар гашыйк була иде!

Беренче класска мин Казаннын 48нче татар гимназиясенә бардым. Шунда ук үземә карата малайлар игътибарын сизә башладым. Ничек сиздемме? Минем бантиклы юка гына ике толымым бар иде, шуларны дәрестә дә, тәнәфестә дә әй тарталар! Мәхәббәт булмый нәрсә булсын инде бу?! Аннары, самолётиклар ясап, партама һөҗүмнәр башланды, малайлар арасыннан берсе аеруча зур игътибар белән күзәтеп йөрде мине… Ул яшьтә дә егетләрнең күз атуларын сизә алганмын икән. Нәкъ менә беренче класста өлгерә башлый инде ул кыз халкы. Туганнарымның балалар бакчасына йөри торган балаларын күзәткәнем бар. Бакчадан кайткач, бер-берсеннән «Сиңа кем ошый?» – дип сорый башлыйлар… Яратырга һәр яшьтә ярый дип уйлыйм мин. Аннары безгә барак урынына Восстание урамында фатир бирделәр. Икенче сыйныфка мин инде 89нчы татар мәктәбенә бардым.

венера 1

Әти-әниемә мине татар мәктәбенә җибәргәннәре өчен хәзер дә рәхмәтлемен

Энеләрем каршыдагы рус мәктәбендә укыдылар, әмма моңа карамастан, татар телен онытмадылар. Гаиләдә без гел татарча гына сөйләштек. Телне белү, беренче чиратта, гаиләдән тора. Ул вакытта татар мәктәпләре аз иде, шуңадыр мәктәбебез һәр өлкәдә дә актив булды. Һәр атна саен әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла иде, әдәбият дәресләрен безгә, университеттан практикага килеп, Роберт Миңнуллин укытты. Бездә, башкалардан аермалы буларак, 100 кешелек хор да бар иде. Музыка белән бәйләнешем шушы хордан башланды. Безне ул мәктәптә һәр яктан кайгырттылар, һәр яктан тәрбияли алдылар.
Мәхәббәт… Бу мәктәптә миңа, нишләптер, гел отличниклар гашыйк була торган иде. Үзем күбрәк иҗатка, гуманитар якка тартылып, математика белән алай ук дус түгел идем. Аның белән дус түгеллегемне сизеп, теге отличниклар дәрес алдыннан миңа шпаргалкалар язып биреп, игътибарымны яуларга теләп йөри инде. Ләкин миңа отличниклар түгел, үзсүзлерәкләр, кыюрак егетләр күбрәк ошый иде…

венера 2

Болконский үләргә тиеш түгел иде!

Китаптагы мәхәббәткә ышана идем. Рус әдәбияты дәресләрендә Толстойның «Война и мир»ындагы геройлары Наташаны һәм Болконскийны бик кызгана идем. Мәхәббәт тарихларының шулай моңсу тәмамлануына борчыла идем. Беркөнне рус теленнән инша язабыз. Мин, ирекле тема сайладым да, Болконский белән Наташаны кавыштырдым. Үзем Толстойга булган ачудан кайныйм, Болконский үләргә тиеш түгел бит инде, алар Наташа белән бер-берсен яратып, тигез гомер итәргә тиеш…
Фантазиям шулкадәр яхшы эшләгән ки, икенче көнне укытучы, инша билгеләрен әйткәндә: «Бик күбегез яхшы язган, ләкин минем бер эшне аерып, аның турында берничә сүз әйтәсем килә», − диде. Без барыбыз да тынып калдык. «Ул иншаны Ганиева Венера язды», − диде дә иншамны бөтен класска укый башлады. И, түбәм күккә тиде инде шул чакта!

венера 4

Гранатаны минем кебек ыргытучы булмады!

Класста минем кушамат бар иде – Кәрлә. Иң кечкенә кешеләрне кәрлә дип атыйбыз бит инде. Физкультура дәресендә тезелеп баскач, иң соңгы бала булып мин тора идем. Шундый кечкенә идем, ләкин кечкенә генә булсам да, төш булганмын икән. Бөтенесе озын аяклылар, кем яхшы чаба, кем «кәҗә»дән яхшы сикерә… Ә мин шул «кәҗә»дә гел утырып кала идем. Бу хәл тәмам туйдыргач: «Мин нәрсәдер белән булса да танылырга тиешмен!» − дип, спорт ярышларында катнашырга булдым.
Чабыш килеп чыкмады, чираттагы ярыш – граната ыргыту. Шул чакта үз-үземә нинди ачулы булуымны белсәгез! «Нишләп син шулкадәр булдыксыз соң?! Бөтенесе ата, сикерә, йөгерә, син алардан кимме?» Ачуымнан теге гранатаны шундый көчле итеп ыргыттым, име, тегенең кая очып, кая төшкәнен күрми калдым хәтта. Линейкада физрук ярышларның нәтиҗәләрен үзе дә гаҗәпләнә-гаҗәпләнә әйтте: «Граната ыргыту буенча 1нче урынны Ганиева Венера алды».
Миндә балачактан килгән үз-үземне күрсәтү, үземә игътибар җәлеп итү теләге, күрәсең, шулкадәр көчле булган, максат куеп, әле мәктәп укучысы гына чакта да теләгәнемә ирештем бит. Менә шул максатчанлык булмаса, кешедән бернәрсә килеп чыкмый да.

венера 5

Чәчәкләр, помидорлар һәм ярату турында

Нишләп миңа күз төшерәләр иде икән? Яшь чактагы фотоларны карыйм да… Шундый ямьсез кыз идем инде, валлаһи! 9-10нчы классларга гына «оеша башладым», ә аңарчы «гадкий утенок» сыманрак идем. Хәзерге белән чагыштырганда… җир белән күк арасы! Кызлар бит алар чәчәк кебек: башта ул бөре генә, нинди булуы, нинди төскә керәчәге билгеле түгел, аңа көн дә су сипсәң, иркәләп торсаң, шунда гына чәчәк атачак. Шуңа да күпчелек хатын-кызлар өлгергәнлек чорына кергәч, чын матурлыгында ачыла.
Без үз өебез белән торабыз, җәй буе бакчада әвәрә киләм мин. Чәчәкләрнең үзенчәлеген дә шунда өйрәндем. Помидорлар, кыярлар үстерергә яратам. Миңа аларның бөреләнү чорын, аннан ничек үсеп китүләрен күзәтү ошый. Яратып, күңел биреп карасаң, тәрбияләсәң, шундый уңа бакча җимеше! Бу схема кешеләрдә дә эшли. Наз кирәк, ярату кирәк кешегә.

Дисциплина!

Әнием җырлый, әтием гармунда уйный, мине дә урындыкка бастырып җырлаталар, шигырь укыталар инде. Өебездән кунак өзелми. Миңа, чыгыш ясаганнан соң, кәнфит, җиләк-җимеш эләгә иде. Шушы бүләк алу процессы аеруча нык ошый иде.
Гаиләбездә дисциплина бик көчле иде, сүзебездә тормасак, ялгышып биш минутка гына соңласак, әни ишегалдыннан үк безне каршы алып, «тапочка» белән кирәкне бирә иде.

венера 3

Ә бер көнне мин гашыйк булдым…

Авыл малае, чибәр инде каһәр, озын дулкынлы чәчле, «Биттлз»лардан калган мода булгандыр, күрәсең. Яшь чакта матурлыкка гына игътибар итәбез бит. Аннары, хаталангач кына, кешедә акыл, тормыш тәҗрибәсе барлыкка килә. Тугрылык ише төшенчәнең дә күпкә мөһимрәк икәнлегенә акыл кергәч кенә төшенәбез. Хыянәт итте миңа ул егет, башка кыз белән йөри башлады. Шул чакта гына минем ике күзем дә ачылды һәм мин кешеләрдә беренче чиратта эчке матурлыкны эзли башладым. Һәм язмыш минем юлыма тормыштагы иң зур мәхәббәтем – Камилне чыгарып куйды…

венера 6

Мин – елак җырчы

Миңа иң нык тәэсир иткән чыгыш мәктәп елларында булды. 100 кешелек хорыбыз О.Воронец исемле җырчының космонавтларга багышланган: «Я земля, я своих провожаю питомцев, сыновей, дочерей, долетите до самого солнца и назад возвращайтесь скорей!» җырын җырлый. Хор запевны суза, ә мин, кечкенә генә Венера Ганиева, ике адым алга чыгам да нечкә-нечкә куян тавышы белән кушымтаны җырлый башлыйм… Бу чыгыш хәзер дә миңа үзенең ихласлыгы, эмоцияләре белән кадерле. Гел исемдә…
Ул эмоциональлек дигән нәрсә калды миндә, беркая да китмәде. «Гомерләрне үлмәс җыр итик», «Очмыйча син түзеп кара» дигән җырларны башкарганда, мин елыйм. Гомумән, мине елак җырчы дип әйтеп була. Бик җитди опера партияләрен җырлаганда да елыйм. Бәлки, бу сыйфат кемгәдер бик сентименталь, мәгънәсез тоеладыр. Әмма үз табигатеңә каршы барып булмый бит. Аңа ышанырга кирәк.
Азат абый Аббасов мине гел: «Син кара аны, елама!» − дип орыша иде. Елау – бик зур бәхет, дип уйлыйм, шуңа күрә күз яшьләремнән оялмыйм.

Бәйле