Татарча вайннар ясаучы Искәндәр Гайсин Миңнеханов турында видео төшермәкче [әңгәмә]

-- Чулпан

Бүгенге көнне татар яшьләре арасында “блогер” дигән исем зур кулланышта йөри. Күпләр кызыклы видеолар төшереп, аларга үзләренчә монтаж ясап, кешеләр арасында танылал. Мин шундый блогерларның берсе – Искәндәр Гайсин белән аралашып, аның нинди ният белән нәкъ менә әлеге өлкәдә үзен сынап карарга теләк белдерүе турында сораштым. //Tatar today//

Искәндәр тумышы белән Үзбәкстан якларыннан, тик тормыш җилләре аны Нурлат районының Көрнәли Әмзә авылына илтә. Быел ул Казан шәһәренең Ильяс Әүһадиев исемендәге музыка көллиятенең 2 курсын тәмамлады. Видео төшерү белән җыр бер-берсе арасында тыгыз элемтәдә торалар, ди Искәндәр, чөнки бары тик җыр тыңлаганда Искәндәргә “кунакка” илһам килә.

https://www.instagram.com/p/BWUlwQig93K/?taken-by=iskandargaysin

— Искәндәр, сәлам! Белгәнемчә, уртача синең бер видеоңны 30 меңнән артык кеше карый. Сиңа әле бары тик 20 яшь, шушы яшеңдә инде танылган кеше булу өчен күпме көч түгәргә туры килде?

— Мин әле тәҗрибә туплап кына киләм. Видеоларны бу елның кышыннан гына төшерә башладым. Беренче видео гыйнвар аенда дөнья күрде. Башлаганда, гадәттәгечә, авыр була, тик халык минем иҗатымны кире какмады. Төшерә барган саен, минем кызыксыну даирәм киңәя барды. Хәзер видеолар төшерү минем өчен хобби гына түгел, ә эшем дә.

— Нәрсә турында төшерергә яратасың?

— Башка блогерлардан аерылып торасым килә, видеоларның бер типта булуыннан читләшергә тырышам. Чын дөресен әйткәндә, видеоның темасы минем башымда көннәр буе чуалып йөри. Шуны әйтергә кирәк: әгәр дә башыма берәр фикер килсә, мин аны шундук дусларыма сөйлим. Алар үз чиратында миңа ярдәм итеп, әлеге видеоның сценариен тагы да камилләштерә.

https://www.instagram.com/p/BVr0o8ggGtd/?taken-by=iskandargaysin

— Бер видео төшерер өчен күпме вакыт кирәк?

— Уртача 4-5 сәгать кирәк, ә монтажга 5-6 сәгать сарыф ителә.

— Минем сиңа кызык бер соравым бар иде: әгәр дә мөмкинлегең булса, блогерлар өчен мәктәп яисә көллият ачар идеңме?

— Әйе, әлбәттә, ачар идем. Минемчә, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында видеолар төшереп, аларга дөрес итеп монтаж ясарга өйрәнергә теләүчеләр күп булачак.

— Әлеге уку йортының директоры шулай ук танылган блогер Ринат Галиәхмәтов була алыр идеме? Син үзең нинди фән укытучысы булыр идең?

— Минемчә, Ринат директор була алыр иде, чөнки ул татар блогерлары арасында беренче. Мин шәхсән үзем аның видео язмаларын карап барам. Миңа калса, мин режиссура дәресен алып барыр идем. Укучыларга ничек дөрес итеп сценарий язарга һәм видеоның планы белән сюжетын төзергә өйрәтер идем.

— Ничек уйлыйсың, 20 ел үзгач та, син әлеге шөгылеңне ташламассыңмы?

— Юк, ташламам, дип уйлыйм. Хәтта алдагы тормышта балаларым белән дә кызыклы видеолар төшерергә планлаштырам.

— Әти-әниең шөгылеңә каршы килмиләрме?

— Юк, хәтта әтием Интернет челтәрләрдән видео язмалар табып, миңа берсеннән-берсе кызыклы темалар юллый. Аларның эшемә уңай карашта булуы миңа көч һәм дәрт биреп тора.

— Видеоларыңа геройлар каян уйлап табасың?

— Минем дусларым бик күп һәм аларның күбесе талантлы, шуңа күрә әлеге проблема авырлыклар тудырмый.

— Миңа мәгълүм булганча, син музыка көллиятендә укыйсың. Белемең буенча син кем булып чыгачаксың?

— Әйе, Клара апа Хайретдинова сыйныфында укыйм. Тагын 2 елдан соң артист, вокалист һәм халык коллективы җитәкчесе дипломын алачакмын. Миңа җырлау бик нык ошый. Бүгенге көнне клип төшерәсем килә, аның өчен миңа продюссер кирәк.

— Искәндәр, уйлап кара әле: Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов турында видео төшерергә тәвәкәлләсәң, ни төшерер идең?

— Кызык сорау. Рөстәм абый көн саен диярлек үзенең эш урынының тәрәзәләре аша төшерелгән фотосүрәт җибәрә. Мин дә, аннан калышмыйча, өемнең тәрәзәләре аша фотосүрәт төшереп, үземне президент булып хис итәр идем. Бик күпләр аңлавынча, әлеге гамәл аның вазыйфаларына керә.

— Ә журналистлар турында ни әйтерсең?

— Оу, сез бик кызык халык инде. Бәлки сезнең кызыксынучанлыгыгыз турында төшерер идем. Сез бит Себердә нидер булган, дисәң, бар эшегезне ташлап, шунда очарга әзер.

— Кызык, димәк, журналистларның максаты –  күбрәк мәгълүмат туплау. Ә синең максатың нидә?

— Минем алдагы тормышта үземнең эшемнән һәм, гомумән, үземнән кәнәгать булып яшисем килә. Әти-әниемә яхшы ул булып, аларга булышып, гаиләм өчен ышанычлы ир һәм әти буласым килә. Һәм, әлбәттә, илһамым кимемәсен иде, чөнки аннан башка видеолар төшереп булмаячак.

Алинә Айдарова

Бәйле