“Зәй-Ижау автобусына әздән генә өлгерми калдык”

-- Чулпан

2 июльгә каршы төндә Зәйдән Әлмәткә чыгу юлында булган һәлакәттән соң инде шактый вакыт узды, әмма күпләр һаман да бу фаҗигадән айнып бетә алмый әле. Сирәк булса да, бу вакыйга турында искә төшереп торалар. Һәлакәтнең бер кайтавазы безгә дә килеп иреште. //Tatar today//


Арча районының Сөрде авылына кунакка кайткан Руфина ханым Биктимерова шул көнне Самарадагы автовокзалда була, тиздән һәлакәткә очрыйсы автобусны, анда утырган пассажирларны үз күзе белән күрә. 13 кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтенә ул үзе һәм кызы Ясминә дә эләккән булыр иде, әмма үлем авызыннан аларны 3-4 минут алып калган.

Руфина ханым 17 яшьлек кызы Ясминә белән Үзбәкстанның Навои шәһәрендә гомер кичерә. Күп еллар элек әнисе Согъдә ханым шушында килеп төпләнгән булган. “Ул вакытта Үзбәкстанга килүчеләр Россиядә калган туганнарына “Монда оҗмах”, дип язалар иде. Ә хәзер дөньялар үзгәрде. Үзбәкстанда руслар да, татарлар да бик аз калды. Туганнарның бик күбесе Россиягә кире кайтты. Инде алты ел буе Коръән ашы уздыра алмыйм, әбиләр юк”, ди Руфина ханым. Шуңа күрә ике елга бер булса да Арчага кайта икән ул.
Ханым күптәннән Татарстанга бөтенләйгә кайтырга тели, әмма бу хыялын инде ике ел буе тормышка ашыра алмый йөри. “Аллаһтан да гел безгә монда калырга насыйп булсын иде, дип сорый идем. Соңыннан гына уйлый башладым: калуын калырмын да, әмма ни рәвешле калырмын? Хастаханәдә яки, Аллаһ сакласын, үлеп тә калырга була бит. Шуңа күрә юлга кузгалыр алдыннан гына “Татарстанда калыйк, әмма бернинди хәвеф-хәтәрләрсез генә” дип тели башладым.

Шуңадырмы, Руфина ханым һәм кызы Ясминә Татарстанга исән-имин кайтып җитәләр. Самарага алар 16:45тә килеп җитәләр, тик автовокзалга соңга калалар. Автобус 20:00дә китергә тиеш булган, Руфина ханым кызы белән тукталышка килеп җиткәндә, инде сигез тулып өч минут үткән була. Вакыт калмаган, сумкалар авыр, өстәвенә халык та күп – бу рейска өлгерәм дип өметләнүдән файда юк. Икенче автобусны көтү хәерлерәк дип таба ана белән кыз. “Никтер ашыкмадык. Алдан сиземләү булгандырмы бу, белмим”, ди Руфина ханым.
“Андагы кешеләр бик ашыга иде. Шунда ак күлмәкле, каре итеп киселгән чәчле кызга күзем төште. Ул бигрәк тә ашыга иде. Кыз тукталышка чыгам гына дигәндә, турникет катып калды. Шунда эшләүче егет аңа булышырга уйлаган иде, шул ук турникетка аягы кысылды. Чыкканда күлмәгендәге төймәме, нәрсәседер төште, әмма кыз борылып кына карады да: “Ярар инде, ашыгам”, дип автобуска таба чапты. Үлеме артыннан йөгергән кебек килеп чыкты инде”, дип сөйли Руфина Биктимерова автовокзалда булган хәлләрне яңадан күз алдыннан кичереп.

Боларның барысын да ханым авылга кайткач, туганнары белән чәй артына утыргач кына искә төшерә. “Шул вакытта теге кызга туктарга кирәк дип язмыш күпме кисәтү ясаган булган бит”, ди ул. Яңалыкларны даими карап барса да, кыз турында мәгълүматны Руфина ханым ишетми, исән калганмы ул, юкмы, белми.
Һәлакәт турында да Руфина ханым Казанга кайткач кына ишетә. Бу хәбәрне аңа туган апасы Зөлфия җиткерә. “Үзбәкстанда калган туганнарыбыз бик борчылган булган, безне шул автобуска утырган дип уйлаганнар”, ди ул.

Күптән түгел Оренбург өлкәсендә хезмәт иткән тугыз солдат, бөкегә эләгеп, автобуска соңга калган дигән хәбәр таралган иде. Руфина ханым да бер солдат егетнең ашыкмавы аркасында исән калуының шаһите була. Билет алып, төнге унбердә киләсе автобусны көтәргә утыргач, үзләреннән алда килгән бер гаиләне күреп ала ул. “Ханым телефоннан бик күп тапкырлар бер егеткә шалтыратты, ә ул исә “Ашап кына алыйм” дип җавап бирде. Тукталыштагылар: “Монда да ризык бар бит, килгәч ашарсың”, дип, бик үгетләсәләр дә, егет соңга калды. Ашыккан булса, кем белә, бәлки һәлакәткә очрыйсы автобуска өлгергән дә булыр иде”.

Шуны да әйтеп китик, Навоидан Ташкентка баручы поездга барганда Руфина ханым һәм кызы Ясминә утырган машина кечкенә генә авариягә очрап ала. Хәзер ханым бу хәлне кисәтү кебек кабул итә. “Бәлки, ул кечкенә авария булмаган булса, зуррак һәлакәткә очраган булыр идек”, ди ханым.

 Раилә ВӘЛИУЛЛИНА

 

Бәйле