Эссе һавадан ничек сакланырга? [Табиб киңәше]

-- Чулпан

Без, кешеләргә, ярап булмыйдыр инде ул. Әле генә яңгырдан, салкын һавадан зарланган идек, хәзер исә “Кайчан бетә бу эсселек?” – дибез. Әйе, соңгы арада җәй җәйлеген итә. Бар яме шул кызу кояш нурларында булса да, югары температураны күпләр авыр кичерә. //Tatar today//

Мондый шартларда табибларның иң беренче киңәше – яланаяк йөрү. Әлбәттә, сүз кызган асфальт буенча йөрү турында бармый. Иң яхшысы – яшел чирәм. Табанда эчке органнарның сәламәтлеге өчен җавап бирүче бихисап нокталар барлыгы инде күптән билгеле. Яланаяк йөргән вакытта шушы нокталарга йогынты ясала. Нәтиҗәдә, кан әйләнеше яхшыра, организмның гомуми тонусы күтәрелә һәм күзәнәкләр бүленүе арта. Гади суны кыяр, помидор, карбыз кебек сусыл яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән алыштырырга мөмкин. Болай эшләгәндә, организм өстәмә рәвештә витаминнар һәм минераль матдәләр белән баетыла. Кайнар яшел чәй дә эсседә ярдәмгә килә: ул организмдагы җылы алмашын көйли. Кызу көннәрдә бал, туңмай кебек эчтән җылытучы продуктлар ашау киңәш ителми. Йоклар алдыннан ит кебек “авыр” ризыклардан баш тартсагыз, яхшы булыр, чөнки мондый продукталар ашказанында таркалган вакытта тән температурасы күтәрелә, тир бүленүе арта. Кызу һавага ияләшергә һәм организмны суытырга хөрмә, банан кебек авызны бөрештерә торган продуктлар, ак һәм яшел төстәге яшелчә һәм җиләк-җимешләр ярдәм итәчәк.

Киләсе киңәш эссе кояш нурларыннан котылуны елга буенда эзләүчеләргә. Суга чумлау организмыгыз өчен зыянлы булырга мөмкин, чөнки температураның кинәт үзгәрүе кан тамырлары кысылуга китерә ала. Шуңа күрә суга керер алдыннан иң элек берничә минут күләгәдә ял итеп алыгыз. Салкын душка керергә яратучыларга да табиблар кисәтү ясый. Салкын судан кан тамырлары кысыла, ә соңыннан тагын да ныграк киңәя, ягъни организм суынмый. Шуңа да эссе көндә җылы душка керү хәерлерәк: аннан чыккач, һава температурасы чынбарлыктагыдан түбәнрәк булып тоелачак. Йорт эчендәне аксессуарларны бер ситкә алып куеп торыгыз. Күпләр бүлмәләрен төрле уенчыклар, рамкалар, шәмнәр белән бизәргә ярата. Кызу көнне тәрәзә ачкан саен бу бизәү әйберләре тузан гына җыячак. Ә аларны соңыннан юу, ай-хай, җиңел түгел! Әгәр бүлмәгезнең күп өлеше кояшлы якта икән, тәрәзәләрне тыгыз чаршау белән капларга мөмкин, әмма болай эшләүнең файдасы әллә ни зур түгел. Иң яхшысы – тәрәзәләрнең тышкы яки эчке ягына фольга ябыштыру. Ул яктылыкны да, җылыны да яхшы чагылдыра, бүлмәне артык җылынудан саклый. Юыну бүлмәсе һәм туалет турында да әйтеп китик. Күп кенә фатирларда ел буе җылы саклаучы сөлге киптерү җайланмалары бар. Бу, бер яктан, бик яхшы, чөнки даими җылы һава юыну бүлмәсен артык дымланудан саклый. Тик әгәр дә сез югары катта яшисез һәм дымлану куркынычы юк икән, сөлге киптерү җайланмасы фатирдагы кызулыкны арттыра кына. Бу очракта торбаны бөтен яклап фольга белән төрергә кирәк, һаваның җылынуы берничә тапкыр кимиячәк.

Ә хәзер тән турында. Әлбәттә, тир исе безнең үзебезгә дә, тирә-яктагыларга да ошамый. Әмма тир – ул организмыбызны артык җылынудан саклаучы киртә, аның белән көрәшергә кирәкми. Шулай да бүленеп чыккан тозлар тәннең җыерчыклы өлешләренә зыян китермәсен өчен үзегезгә туры килә торган крем сөртү комачау итмәс. Шулай ук түбәндәге берничә киңәш тә эссе җәй көннәрендә сезгә ярдәмгә килер.

Өйдә:

1. Яшел чәй эчегез. 2. Пляжга барыгыз.

3. Җиңел һәм якты төстәге табигый материядән тегелгән кием киегез. 4. Күләгәле урыннарда ешрак булыгыз. 5. Туңдарма ашагыз. 6, Косметиканы сирәгрәк кулланырга тырышыгыз.

Эштә: 1. Һава температурасы +26 градустан артса, сәгать саен ярты стакан су эчегез.

2. Өстәлегездә кечкенә генә аквариум булдырыгыз (балыкларсыз, үләннәрсез булса да ярый, иң мөһиме – су), аннан чыккан дым һаваны суытачак.

3. Арзанлы гына су сиптергеч алып, вакыт-вакыт тирә ягыгызга салкын су сиптерегез;

4. Мөмкинлегегез булса, иңнәрегезгә юеш яулык салыгыз.

5. Битегезне һәм култык астына кадәр кулларыгызны салкынча су белән ешрак юыгыз.

6. Ике сәгаткә бер булса да биш минут ятып торырга тырышыгыз, кан тамырларыгызны кысылудан саклагыз.

7. Киң яфраклы гөлләр дә (мәсәлән, бегония яки фикус) ярдәмгә килә ала. Моның өчен бары тик гөл яфракларына су сибәргә кирәк. Озак вакыт дым саклаучы яфраклар бүлмәне суытачак. 8. Иң мөһим эшләрне көннең беренче яртысында, кояш эш урынын җылытып өлгергәнче тәмамларга тырышыгыз.

Машинада:

1.Тәрәзәләргә кояштан саклаучы чаршаулар элегез. Алар салондагы температураны 5-6 градуска кадәр төшерергә мөмкин.

2. Алгы тәрәзәгә тышкы яктан көзгеле (“зеркальный”) экран урнаштырыгыз.

3. Машинагызны ешрак юыгыз. Пычрак күбрәк булган саен кузов һәм тәрәзәләр кояш нурларын авыррак кайтара һәм тизрәк кыза.

4. Машина салонында зажигалка һәм басым астындагы баллоннарны калдырмагыз. Эссе һавада алар еш кына шартлый. Кояш нурлары аудиокассеталар һәм башка пластик әйберләргә дә зыян китерергә мөмкин, аларны да ераккарак алып куйсагыз, яхшы булыр.

Раилә ВӘЛИУЛЛИНА

Бәйле