Казанда Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алачаклар

-- Чулпан

19 июль көнне иртәнге сәгать 9:00 мөселман зиратында хөрмәтле дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, “Апанай” мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны искә алу чарасы узачак. //Tatar today//

Вәлиулла Якупов Татарстанда традицион исламны саклауга, элекке китапларны яңадан нәшер итүгә күп көч куйган шәхес. 1990 елда “Иман” ислам мәдәниятенең яшьләр үзәге дә нәкъ менә аның тырышлыгы белән ачыла. Шушы үзәктә хәзрәт меңнәрчә китап бастыра. Шул ук вакытта ул рус һәм татар телләрендәге төрле матбугат чараларын оештыра, җитәкли. 1992 елдан — «Иман» газетасы, 1993 елдан «Вера» газетасы һәм «Иман нуры» журналы, 1998 елдан «Мусульманский мир» журналы мөхәррире була.

Татар халкында дәрәҗә казанган «Мөселман календаре» еллык басмасының авторы да –Вәлиулла хәзрәт. Әлеге календарь озак еллар йөзләрчә мең тираж белән чыга.

Ислам дине турында интернетта татар телендә мәгълүмат алу мөмкинлеге бөтенләй юк дәрәҗәсендә икәнлеген белеп, Вәлиулла хәзрәт актив рәвештә татарча сайтлар ачу эшен башлап җибәрә. Ул Musulman.su, tayanallaga.ru, muslem.ru дип аталган берничә сайтның хуҗасы булып торган.

Исегезгә төшерәбез: 5 ел элек нәкъ шушы көнне, ягъни 2012 елның 19 июль иртәсендә Вәлиулла хәзрәт үз өеннән чыгып барганда атып үтерелде. Һөҗүмнән соң ул урамга чыгып, аны күрше йорт ишегалдында көтеп торган эш машинасы янына хәтле килә, шунда вафат була.

Раилә ВӘЛИУЛЛИНА

Бәйле