Лилия Гыйматдиновага иҗатындагы яңалыкларны, ире белән мөнәсәбәтләрен сөйләде [әңгәмә]

-- Чулпан

Концертлар сезоны тәмамланса да, җырчыларның эше әле бетмәгән. Июль башында Сабантуй бәйрәмнәре булса, ахырында һәм август аенда җырчылар яңа сезонга әзерләнү белән мәшгуль. Лилия Гыйматдинова исә бүген нәкъ менә җырлар туплау һәм аларны югары дәрәҗәдә тамашачыга җиткерү өстендә эшли. //Tatar today//

— Лилия, яңа сезонга әзерлек ничек бара?

—Сәлам! Эзерләнү җәй башыннан ук башланды. Яңа җырлар яздырдым. Аллаһ боерса берничә атнадан «Төшләрем» дип аталган икенче музыкаль альбомым дөнья күрәчәк.

— Альбомда үзеңә хас булмаган яңа стильдә җырлар булырмы?

—Әлбәттә, алар булыр, тик барыбер үземнең стилемнан читкә тайпылмадым. Җырларымның барысы да диярлек тиз ритмда яңгырый. Башка елларны җыр авторларының саны күп түгел иде, быелгы альбомда авторлар җитәрлек.

— Кемнең иҗат җимешләре керде альбомга?

—Бу елны мин төрле авторлар белән эшләп карарга теләгемне белдердем. Алар арасында Оскар Усманов, Ләйлә Дәүләтова, Зифа Нагаева, Альфред Якшимбетов, Гөлназ Закирова, Илмира Нәгыймова һәм хәтта әтием Мөнир Ситдыйков язган җырым да бар.

— Җырларның кайсы өлеше синең өчен мөһим?

—Минем өчен сүзләре дә, көе дә мөһим. Ләкин беренче чиратта җырның көенә игътибар итәм. Салмак җырларны башкарырга бик яратмыйм, ни өчендер тиз ритмлы жырларны күңелем үз итте.

—Яңа сезонда яңалыклар көтелерме?

—Җәй башыннан иҗатташ дустым Лилия Хәйруллина белән TMTV каналында «ТОПКЛИП» тапшыруының алып баручылары буларак эшли башладык.

—Лилия белән узган елда бергә дуэт булып җырлаган идегез. Быел да әлеге дуэт сакланачакмы?

—Әйе, сакланачак. Татар халык җырына дуэт яздырып, аңа клип төшердек. Яңа сезонда аны тамашачыларыбызга тәкъдим итәчәкбез. Без Лилия белән коллегелар гына түгел, гаилә дуслары да. Аның белән эшләү миңа бер дә авыр түгел.

—Гаиләгә килгәндә, Лилия, синең тормыш иптәшеңнең иҗатыңа каршы килгәне юкмы?

—Юк, кемгә өйләнгәнен белеп өйләнгәндер(көлә). Ул миңа, киресенчә, булышып кына тора. Балаларым да шулай ук ярдәм итәләр. Аллаһка шөкер, гаиләм иҗатымны ярата, минем эшемне һәм хезмәтемне хөрмәт итәләр.

—Аларга синең тормыш иптәше һәм ана буларак игътибарың җитәме? Балаларың сиңа ачу яисә үпкәләү хисе татымыйлармы?

—Юк, алай түгел. Олы улым Ренат белән бергә еш кына концертларда дуэт буларак чыгыш ясаганыбыз бар. Аның үзенә дә чыгыш ясау кызык. Ренат белән, гомумән, кирәк булганда, киңәшләшәм. Кече улыма әле бары 3 кенә яшь. Ул мине телевизордан күрсә, шатланып: “Әни”, — дип кычкыра. Алар минем эштән кайтуымны көтәләр, шуны белү һәм тою — бик зур бәхет. Минем кайда чыгыш ясаганымны, нинди бәйрәм булганын сораштыра башлыйлар. Сөйләгәндә, күз йоммыйча, тыңлыйлар.

—Бу арада кайларда чыгыш ясадыгыз соң?

—Сабантуй бәйрәмнәрендә бик күп авылларда җырладык. 8 июль көнне Чаллы шәһәрендә булдык. Барлык оештыручыларга чакырганнары өчен бик зур рәхмәт! Бәйрәмнәребез булып торсын, җырлап яшәргә язсын.

—Аңлавымча, җыр синең өчен – тормыш маягы?

—Алай дисәң дә, алдау булмас. Җыр дөньясында күптәннән тибрәләм бит. Башта икеләнгән идем, чөнки гастрольләр бик күп вакытны ала. Буш вакыт бик сирәк  була, һәм, әлбәттә, ул вакытны мин якыннарым белән үткәрергә тырышам. Кадерле кешеләремнең минем өчен җан атып торулары, аларның һәрвакытта да янымда булулары минем өчен этәргеч сыман. Бүгенге көнне Ходаема шөкер итәм, чөнки күңелем тыныч. Үз тамашачым да, якын кешеләрем дә бар. Тигезлектә яшибез, һәрбер кешегә шуны телим.

 

Алинә Айдарова

Бәйле