Илсөя Бәдретдинова ял иткәндә дә яңа һөнәр өйрәнә [фото, видео]

-- Чулпан

Җәйләрен чит илгә барып ял итеп кайтырга ярата безнең татар эстрадасы йолдызлары. Җырчы Илсөя Бәдретдинова да искәрмә түгел.

Илсөя үзенең Инстаграмына ялдан фотолар урнаштырып тора. Әмма кая ял итүе хакында берни әйтми. Аңа язылучылар җырчыны йә Ялтада, йә Төркиядә, йә Абхазиядә дип фаразлый. Ул җәйге ялларын улы Нариман һәм администраторы белән үткәрә.

Үзе өчен яңа дөнья ачып йөри Илсөя. Әнә, ниндидер үзенчәлекле чәнечкеле үсемлеккә тап булган да, шуны тикшерә.

Ял гына итеп калмый, пешекчеләр белән танышып, яңа һөнәр үзләштереп йөри әле җырчы ханым. Карвинг ысулын кулланып ясаган чәчәкләр бу!

 

 

Бәйле