40 ел авыл клубы мөдире булган Саяра ханымның күңеле нәрсә өчен әрни?

-- Чулпан

Арча районының Иске Ашыт авылында Саяра ханым Фәттерахманованы олысы да, кечесе дә белә. Алай гына да түгел, күрше тирә авылларда да хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр аны. Шулай булмый ни, 40 ел гомерен Иске Ашыт авылы клубына багышлаган бит Саяра ханым. //Tatar today//

“Иске Ашыт клубында 1948 елның 1 декабереннән эшли башладым. Ул вакытта миңа 19 гына иде”, дип яшьлеген искә ала Саяра ханым. Әле яңа гына килен булып төшкән кызны мондый җаваплы эшкә тотыну бераз куркыта, әлбәттә. Әмма авыл халкы аңа баласытып карамый, киресенчә, яшь клуб мөдиренә хөрмәт белән карыйлар.

Килен булып төшкәненең 22нче көнендә Саяра ханым ирен армиягә озата. Рафаэль әфәнде өч ел буе хәрби хезмәттә була. Шул арада яшь килен йорт-җирне төзәтергә керешә. Ул чакларда бик дефицит обойларны да таба, тәрәзә пәрдәләре дә тектерә. Күрше-тирә йортны күреп: “Курчак өен курчак итте Саяра”, диләр. Рафаэль абыйларның нәсел кушаматы Курчак булган була.

Көндезен колхоз эшендә булса, кичләрен клубта үткәрә Саяра ханым. Авыл халкы белән бергә концертлар әзерли, спектакльләр куя. Ашыт яшьләре “Күзләр”, “Галиябану”, “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”,”Ул кайтты” һәм башка бик күп пьесаларны сәхнәләштерәләр. Спектакльләрне Ашытта гына түгел, күрше вылларда да куялар. “Якын тирәдә без бармаган авыл калмады. Машинага 35әр кеше төялеп бара торган идек. Тракторның арбасында да, чанасында да йөрдек. Төрле чаклар булды. Кышкы бураннарда кар көртләренә дә батып кала идек, җәяү кайткан чаклар да күп булды”, дип сөйли ханым. “Сине ташлап китә китә алмыйм” спектакле белән Кукмарада узган авыл клублары арасындагы бәйгегә бару бәхетенә дә ирешә алар. Җиңеп, Халык театры исемен алып кайталар ашытлылар.

Әмма иң истә калган спектакльегез кайсы дип сорагач, Саяра апа беренче итеп куйган “Асылъяр”ны атады. Ничә ел узса да, барлык нечкәлекләре белән хәтерли ул аны. “Ул вакытта клубның пәрдәләре дә юк иде әле, мәктәпнекен сорап тордык. Кире кайтарабыз дип вәгъдәләр биреп, “күчтәнәч”ен тапшыргач кына директордан ризалык алдык”, дип сөйли ул. Кешенең күңелен күрә белүе, тәмле теле өчен кешеләр дә якын итә үзен. Спектакльләрдә катнашкан яшьләрнең ата-аналары да аның турында: “Бу Саяра башта җайлап кына арттан сөя, шуннан соң гына алып чыгып китә”, дип сөйли торган була.

Яшьләр дигәннән, Саяра апа аларга бүгенге көнгәчә рәхмәтле, чөнки чакыруын кире кагучылар булмаган. Колхоз эшеннән арып кайтканнан соң төнге берләргә, икеләргә кадәр спектакль өйрәнгән алар. Хәзерге кебек җылы клуб та түгел бит әле ул вакытта, мичне үзеңә ягасы. Өстәвенә пәрдәсе генә түгел, утыны да юк клубның – җитмәүчелек чоры.

Төнгә кадәр спектакль өйрәнүчеләрнең тамаклары да ач була. Бу хәл Саяра ханымны бик борчый: сүз тыңлап килгән кешеләрне ач тоту яраган эш түгел бит инде.“Элек колхозның утырту бәрәңгесен клуб базында саклыйлар иде. Тирән чокырга салынган бәрәңгене балчык, ком белән каплап куялар, кыш буе шунда саклана иде”, дип сөйли клуб мөдире. Артистлары өчен икенче әни кебек булган Саяра ханым тәвәккәлли: һәр кешегә икешәрдән тиярлек итеп колхозның утырту бәрәңгесен пешерә. “Ашата-ашата

бәрәңге өеме чокырланып бетте. Артистларым килешкә әзерләп куйыйм дип бәрәңге алырга кергән җиремнән шул чокыр эченә егелып төштем. Әле ярый идән юучы Асия эш вакыты башланганчы килеп җитте. Минем бәхеттән булгандыр инде ансы, моңырчы гел үз вакытында килә иде. Ул тиз генә урамга йөгереп чыгып, узып баручы Әбдрәүф абыйны чакырып алган, чокырдан бергә чыгарганнар. Инде тәнем зәңгәрләнә башлаган булган, әмма, Аллаһның рәхмәте, исән калдым”.

“Саяра ападан бер мәртәбә дә “Кайтыгыз, клубны ябам” дигән сүзне ишетмәдек. “Кайт инде, үзем бикләрмен клубны” дигәндә дә, йокымсырап булса да, соңгы кеше кайтып киткәнче утыра иде”, дип сөйли аның белән бергә эшләгән Равия ханым Вәлиуллина.

Эштән соң кайтса да, кайнанасыннан кырын сүз ишетми Саяра ханым. Шуңа күрә аны бары тик яхшы сүзләр белән генә искә ала ул. Кич клубны ачканда, күрше авылларга концерт, спектакльләр белән барганда, балалар әби карамагында калган. “Килен көнен дә клубта, төнен дә клубта”, дип шаярта торган була Галия абыстай.

“Шулай бервакыт эштән бик нык арып кайтканмын. Түрдә, бишектә улым йоклый. Йокы аралаш кына баланы алдым да имезергә тотындым. Изрәп киткәнмен. Шунда кайнанам: “Нигә һаман елый соң бу бала?” дип, утны яндыргач, уянып киттем. Шулкадәр нык арган булганмын ки, баланы бөтенләй кирегә тотканымны да сизмәгәнмен”, дип сөйли Саяра ханым.

Ә ананың кулларында ул вакытта Татарстанның булачак халык артисты Фердинанд Фәтхи йоклаган була. Улының тормыш юлын сәнгать белән бәйләвендә Саяра ханымның өлеше зур, бу турыда үзе дә әйтә. “Инде биш яшендә үк Фердинандны урындыкка бастырып җырлата идем”, ди ул. Үсә төшкәч, спектакльдә инде аналы уллы бергә уйный башлыйлар. “Авылда калып, клубта эшләргә дә үгетләп караган идем үзен, әмма “Әни, минем Казанда, зур сәхнәләрдә җырлыйсым килә”, диде, каршы килмәдем. Мәдәният институтына урнашкач, Камал театрындагылар белән дуслашты. Безгә спектакль куярга декорацияләр, киемнәрне шулардан алып кайта башлады”, дип сөйли ана.

Хәзер Саяра ханым 89 яшендә. Улы Фердинанд Фәтхи тәрбиясендә яңа төзелгән йортта яши. Гомере буена алты операция кичергән булса да, сәламәтлегеннән зарланмый, чакырсалар, сәхнәгә дә чыга. Әмма клубның элеккечә гөрләп тормавына күңеле әрни аның. “Авылда эш юк бит, шуңа яшьләр шәһәргә китә. Эшләре булса, клублар болай буш тормас иде”, ди Саяра ханым.

 

Раилә ВӘЛИУЛЛИНА

Бәйле