Гөлназ Шәрипҗанова Инстаграмына язылучылар турында: «Мин юри аларны үртәп, фикерләрен көтеп утырам»

-- Чулпан
Соңгы арада җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзенең “Инстаграм” битендә акча темасын кузгата башлады. Бу аларның яңа төрле бизнес белән шөгыльләнә башлауларына бәйле булса кирәк. //Акчарлак//

Күптән түгел Гөлназ: “Мин 40 меңлек костюмлы иремне генә түгел, 12 меңлек күлмәкле үземне дә яратам”, – дип язган иде. Әлеге язма укучылар арасында шау-шу уятты. Кемдер Гөлназны якларга тырышса, күпләр исә тәнкыйть утына тотты.

“Мактанмагыз. Без дә шулай ук киенәбез. Үзегез генә дип уйлыйсызмы әллә?” дип тә, “Ул кайвакыт бөтенләй нәрсә язганын белми. Үзен артист дип санап йөргәч, чын артист итеп тотса булыр иде. Бу язмасыннан тәрбиясенең никадәр икәнен аңларга була инде. Акчасы артып китсә, тәрбия дәресләре алсын иде ул. Әле җавап итеп әллә ниләр тутырыр. Ул андыйга булдыра”, дип тә язганнар.

Гөлназ да җавапсыз калмый. Гомумән, акча темасына кагылышлы язмаларны бер-бер артлы куеп кына тора. Бу фикерләр Гөлназның ачуын чыгарамы? Әллә җырчы аларны бүтәннәрне котырту өчен махсус эшлиме?

 

– Гөлназ, киемнәрегезнең бәясен ник бөтен кешегә әйтәсең?

– Халыкның фикерен беләсем килде. Эш бәядә түгел, ә килешү-килешмәүдә. Рәхәтләнеп мең ярымлык күлмәк кияр идем. Кайда бар икән? Ә халык үзе белән безне чагыштырып, негатив фикерләрен җиткерә.

– Иреңнең костюмы чынлап та 40 меңлекме?

– Әйе.

– Тамашачыгызны югалтудан курыкмыйсыңмы?

– Булсын. Миңа барыбер. Мин юри аларны үртәп, шундый фикерләрен көтеп утырам. Димәк, алар битараф түгел. “Инстаграм”да миңа язылучылар артканнан-арта.

– Бизнесыгыз барын беләбез. Хәйриячелек белән шөгыльләнәсезме?

– Хәйрия концертларында катнашабыз. Аннан тыш, үзебез ураза вакытында, ТВ һәм интернетта берәр балага ярдәм кирәк булса, акча күчерәбез. Аның турында кычкырып йөрмиләрдер миңа калса.

– Бизнеска бирелеп, эстрададан китәргә уйламыйсызмы?

– Әйе, без җырчылар. Ничек популярлашырга икәнен бөтенесе дә белә. Акчаң бар икән – ротация дә бара. Син җырлыйсың! Көне-төне банкет, туйларда эшләп, кеше күңелен күреп эшләгән акчаңны җырыңны әйләндерергә илтеп бирәсең. Кием, җыр сатып алу, аранжировка, клип һ.б. Болар барысы да дан өчен генәме? Ләкин кешечә дә яшисе килә бит. Гафу итегез, мактанып әйтүем түгел, “БМВ” машинасында тамадалар йөрми. 7 айда миллион сумлык җир дә сатып алмый. Без ул акчаларны икенче сферада эшләп алдык. Димәк, сорау туа. Нигә безгә ротацияләргә акча түгәргә? Ул бит безгә берни бирми. Шулай да радиода җырыбыз әйләнә. Клип өстендә дә эш башланды.

Бәйле