Хәния Фәрхи нигә вафат була? [видео]

-- Чулпан

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат. Ул туган ягы Тәтешле районына кайткан булган. Җырчыга 57 яшь тулган иде. //Азатлык//

27 июль Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булды. Бу хакта Азатлыкка аның тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров раслады. «Йөрәк өянәге кузгалган, хастаханәгә алып барып җиткерә алмаганнар», диде ул.

Хәния Фәрхи халыкка «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә», «Онытылыр, димә», «Казан кичләре», «Кышкы чия» җырлары белән танылды. Аның репертуарында 300дән артык җыр бар. Җырчы тамашачысына һәрвакыт рәхмәтле булды. «Тамашачы концертка җыр тыңларга килә, рухи көч туплар өчен килә. Аларның һәрберсенең күзенә карыйм да, рәхмәт сиңа, дим», дигән иде ул Азатлыкка.

Ә җырчының үзенә бәясе гади булды. «Бүген ир хатыны, бала анасы булып тулы тормыш белән яши торган җырчы. Беркайчан да тамашачы алдында мескен җырчы булырга теләмим. Горур булып чыгасым килә. Матди яктан да, гаилә ягыннан да ул мине кызганмасын», дигән иде парашют белән сикереп җырлый-җырлый төшәргә, «Чибәрлек салоны» ачарга, «Җыр театры» бинасы төзергә, татарча мюзикл куярга хыялланган Хәния Фәрхи.

Хәния ханым җырлары белән генә сәхнә тотып калмады, тормыштагы үзгәрешләргә, ямьсез күренешләргә, хокукларны чикләүләргә карата да үз фикерен әйтә килде.

Русиядә концертлар куюны контрольгә алачак канун өлгесенә карата ризасызлык белдереп: «Ирекле иҗатчы дип әйтәләр бит әле, мин эшемне шулай башлап җибәрдем һәм, Аллага шөкер, бүгенгә кадәр җырлыйбыз. Мин артистларның бер оешмага берләшүләрен, үзара аралашуларын һәм хөкүмәтнең безне яклавын хуп күрер идем. Җырчы үзенең бөтен мөмкинлеген, акылын, соңгы көчләрен иҗатына багышлый. Бу канун акча ягыннан җырчыны чикләү булачак», дигән иде.

«Туганнарның хәсрәтле язмышын өйрәнәсем килә»

2015 елда Хәния Фәрхи 55 яшь тулу уңаеннан «Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам» дигән концерт програмы әзерләп Казанда, Мәскәүдә чыгышлар ясады һәм Себер, Урал шәһәрләре буйлап иҗади сәфәргә чыкты.

Омскидагы концерттан соң ул: «Тетрәндергән мизгелләр булды. Әтием-әнием сөйләвенә күрә, минем әтиемнең туганнан-туган абыйлары «кулак» тамгасы белән Себер ягына сөрелгән булганнар. Прокопьевски шәһәрендә Зөләйха исемле апаның елый-елый, 1931 елны аларны ничек әтиләре алып килгәнен, вагон-вагон – 50 меңләп кеше сөрелгән ул вакытта, күпме кешенең вакытсыз үлеп калганнарын сөйләве тетрәндерде. Залда исән калган иң көчлеләренең балалары, оныклары утырды бит инде, бәлки анда минем туганнарым да булгандыр», дип Азатлыкка сөйләгән иде.

Казанга кайткач архивта утырырга, әтисенең туганнарының хәсрәтле, гыйбрәтле язмышларын өйрәнергә, дөньяга чыгарырга теләге барлыгын да әйткән иде.

Хәния Фәрхи оныгы Әминә белән

Хәния Фәрхи оныгы Әминә белән

Җырчының туган авылы Салаюаның тарихын өйрәнергә дә теләге бар иде. Бу хакта ул Азатлыкка «История башкирских родов. Танып» дигән китап дөнья күреп һәм анда Фәрхинең нәселе тикшерелеп, һәм ул башкорт булып чыга дип язылгач белдергән иде.

«Авылыбыз 15 ел элек юкка чыккан анысы. Тик анда башкортча сөйләшүче гомергә дә булмады. Дәү әнинең сөйләгәне истә: элек авыл икегә бүленгән булган, бер ягында – типтәрләр, икенче ягында мишәрләр яшәгән. Нәселемне тикшереп язганнар икән – нишлисең инде… Кешене мәҗбүр итеп теге яки бу милләт вәкиле итеп булмый шул. Көлке бит! Сүз дә юк, башкорт халкын бик яратам, хөрмәт итәм. Үзем исә күңелем белән чеп-чи татармын. Үземне чын татар дип саныйм», дигән иде җырчы.

Хәния Фәрхи 1960 елның 30 маенда Башкортстанның Тәтешле районында туган. Ул татар эстрадасының иң якты йолдызларының берсе иде.

Хәния Фәрхи ике кыз тәрбияләп үстерде. Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясендә аның да исемле йолдызы бар. «Татар җыры» бәйгесендә ул 15 «Алтын барс» сынына лаек булды.

Интернет челтәрендә күп кенә артистларда легендар җырчының үлүе турында ишеткәннән соң, постлар элә башлады. Гүзәл Уразова, Илгиз Шәйхеразиев, Ландыш Нигъмәтҗанова һ.б.  Хәния Фәрхинең фотосын «Ышанасы да килми!», «Урының оҗмахта булсын» кебек сүзләр язып, битләренә элде.   Хәния Фәрхигә 57 яшь иде.

 

Бәйле