«Эстрадабызның примадоннасы…»: татар дөньясы Хәния Фәрхине сагына [фото]

-- Чулпан

Кичә татар дөньясын кайгылы хәбәр тетрәндерде. Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхинең үлүе билгеле булды. Аның белән хушлашу иртәгә Казанда булачак, ә бүген аның белән туган ягында — Башкортстанның Тәтешле районында  саубуллаштылар. //Tatar today//

Җырчының үлеме берәүне дә битараф калдырмады. Татар-башкорт эстрадасы йолдызлары, артистлар, журналистлар, шагыйрьләр — барысы да Хәния Фәрхине сагына.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин  «Газизебез Хәния Фәрхинең вафатына» дигән шигырен бүген Инстаграмдагы битенә элде. 

«Килешми сиңа, Хәния,
Килешми «үлем» сүзе…» — дигән юллар бар әлеге шигырьдә.

Актриса Гүзәл Сибгатуллина Хәния Фәрхинең иҗаты аеруча да әнисенә якын булуы хакында яза. 

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова дә җырчының үлүенә әле дә ышанып бетә алмый. «Баштан чыкмый…Һәр сөйләшкән сүз кабат-кабат йөрәктә әйләнә…» дип яза ул Инстаграмына.

Элвин Грей: «Иҗади әнием дөньядан китте. Хәния апай, чыннан да бик авыр…»

Гөлназ Шәрипҗанованың зур сәхнәгә беренче адымнары Хәния ханым белән ясалган икән. «2006 ел, Татар җыры. Рәхмәт шушы мизгелләр өчен…» дигән җырчы үзенең Инстаграмында.

Җырчы Алинә Шәрипҗановада кайгыдан «Сүзсез…» дип кенә язып куйган.

«Ул шәхес иде. Якыннарына сабырлык!» дип кайгы уртаклашу сүзләре белән бүлешә Лилия Хәйруллина.

Җырчы Илшат Вәлиев Хәния Фәрхине әнисенең яраткан җырчысы булуын искә алган. 

 

Бәйле