Биш бала анасы Зөлфия Мансурның иң зур хыялы чынга ашарга тора

-- Чулпан

Журналист, прозаик, герой ана — Зөлфия Мансур иң матур әсәрләрен үз эченә алган тәүге китабы дөнья күрәчәк. //Tatar today//

Бу хакта Зөлфия Мансур-Ганиуллинаның биш кызы Инстаграмдагы битләрендә хәбәр итте. «Ун елга якын иҗат итү дәверендә Зөлфиянең каләме чарланды,  шактый зур күләмдә тормыштан алынган кызыклы кеше язмышлары гыйбрәтле хикәяләр булып «Ирек мәйданы», «Акчарлак», «Себерке», «Казан утлары» кебек халык яратып укый торган газета-журнал битләрендә даими басылып торды…» — дип язган кызлары.  Кайбер язмалары белән инде Вконтактеда, җырчы Рәфинә Ганиуллинаның шәхси битендә танышып була икән. 

Зөлфия ханымны хөрмәт итүчеләр, иҗатына битараф булмаган кешеләр әлеге хәбәрне куанып кабул итте,  «Көтәбез», «Молодец, уңышлар», «Бирешмә», «Хәерле сәгатьтә, Зөлфия ханым» дигән хуплау сүзләрен яудырды. Китап кайчан чыгасы әле билгеле түгел. «Тиздән!» — дип кенә ышандыра Ганиуллиналар.

 

 

Бәйле