Хәния Фәрхинең соңгы фатихасы [видео]

-- Чулпан
2016 елның декабрендә узган “Татар җыры-2016” бәйгесендә Хәния Фәрхигә берьюлы ике “Алтын барс” сыны тапшырылды. Җырчы фатиха дип әйтерлек белдерү ясады. //Интертат//

Аның иң  беренче “Барс” сынын Татарстанның бер районда урлаган булганнар икән. Җырчыга ул сын урынына башкасын бүләк иткән өчен, Хәния Фәрхи “Барс Медиа” компаниясе  идарә рәисе Камил Гәрәевка рәхмәтен дә җиткерде.

“Кадерле милләттәшләребез! Җыр-моң сөюче дусларыбыз! 17 ел вакыт сизелми дә узып китте. Минем иң беренче барсымны бер районда урлаганнар иде, кайсы районда икәнен әйтмим. Бәлки әле йөзләренә кызыллык килеп, 18 нче “Барс”  булып әйләнеп тә кайтыр. Камил Мәүлетович (“Барс Медиа” җитәкчесе—Л.Л.) сүзендә тора торган егет икән! Рәхмәт!”,- диде ул сәхнәдән.

Журналист Нияз Рахман белән сәхнә артында аралашканда исә яшь җырчыларга соңгы  фатихасын бирде. Аның бу сүзләре хушлашу сүзләре булып яңгырый.

“Шуны әйтеп калдырасым килә: җырлагыз, моңлы җырлыгыз, дәртле җырлагыз, мәгънәле җырлагыз!”

Видео TMTVның Youtube каналыннан алынды.

Бәйле