Мохтаҗлар өчен корбанга акча җыю башланды

-- Чулпан

1 сентябрь көнне һәр мөселман олы бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фонды  “Мохтаҗларны тукландыр” акциясе башлап җибәрде. //Шәһри Казан//

Әлеге изге гамәл кысаларында фонд мохтаҗларга – авыру кешеләргә, инвалидларга, ялгыз картларга, толларга, ятимнәргә, шулай ук дини уку йортларына өләшү максатыннан, корбанлык сатып алу өчен акча җыя. Корбанлык бәясе (терлекне чалу, эшкәртү һәм таратуны да кертеп) бер килосы 120 сумнан исәпләнә.

Ярдәм итәргә теләүчеләр Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә ала.

Бәйле