«Инде яр табу турында уйламыйм, бала алып кайтырга өлгерәсе иде» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Кемдер әйтер, бу яшьтә кешеләр инде балаларын үстереп бетереп, үзләре өчен яши башлыйлар, дип. Шулайдыр, андыйлар да бардыр. Ә менә мин 40 тан соң яши генә башладым әле. //Сөембикә//

Университет тәмамлаганда әти җитди авырып китте дә, мин эш урынын аңа якынрак җирдән сайларга мәҗбүр булдым. Энекәшем әле бик кечкенә, ә сеңеллә­рем бер-бер артлы кияүгә китте: әтине карауны шулай итеп үз өстемә алырга туры килде. Тәүлеккә өч тапкыр әтигә укол ясаудан һәм эштән генә торган бу елларда шәхси тормышымны җайлау, гаилә кору турында уйларга вакыт та, теләк тә булмады: барыбер әтине ташлап китә алмас идем. Бу чорның иң шатлыклы көннәре сеңелләремнең балалары туу, аларны карарга булышу булды. Туганнарым сабыйларын авылга кайтаргач, минем өчен иң бәхетле көннәр башлана. Тик үсә барган саен, бу сабыйларның минеке булмаячакларын ачыграк аңлый барам. Ә яшь атлый, инде 30 ның аръягына чыкканга да байтак. Үз тиңнәрем инде күптән гаилә корды, балалары мәктәптә укый. Ә мин һаман ялгыз… 

Сәламәтлек белән проблемалар башланды. Инде яр табу турында уйламыйм, бала алып кайтырга өлгерәсе иде. Сеңелләрем дә шуңа өнди. Әти-әни дә мине аңлар дип уйлыйм. Ләкин баланы үзең генә алып кайтып булмый бит… Ниһаять, тәвәккәлләдем. Тулы медицина тикшерүе үттем, табиблар: «Шунсыз бала таба алмая­чаксың», – дигәч, планлы операциягә яттым. 

Иң элек ният кирәк, ниятләгәч, Ходай ярдәм итми калмый, диләр. Ялгыз әни исемен күтәрергә дә ризалашып йөргән көннәрдә, хастаханәдән чыгып ике ай үткәч, булачак ирем белән таныштым. 40 яшем тулган атнада никахыбыз булды. 
Балага узу бәхете көттеребрәк килде. Бик җиңел кичердем йөклелек чорын. Иртә белән бераз күңел болгануны һәм тынчу автобусларда йөрергә яратмавымны санамаганда, токсикоз кыенлыкларын да сиз­мәдем. Эшемдә йөгерә-йөгерә йөрим. Беркем гаҗәпләнмәде шулай соңга калып әни булырга җыенуыма, чөнки үз яшемне бирмиләр дә иде. 

Атна саен табибка күренү өчен чират тору, төрледән-төрле анализлар бирү генә ялыктырды. Яшьләргә караганда, өлкән яшьтә әни булырга җыенучыларга анализларны күбрәк бирергә туры килә, чөнки яшь барган саен, авыру бала туу куркынычы зуррак. Бу чорда акушер-гинекологтан күп нәрсә тора. Табибың яхшы булса, сәламәт бала табу шансың күбрәк, дип саныйм. Рәхмәт табибларга, берсеннән дә «картаеп табучы» дигән кимсетүле сүзләр ишетмәдем, хәер, тирә-юньдә­геләрдән дә кырын караш сизмәдем. Үзем дә нәрсә соралса, шуны үтәдем. 

Анализларның иң куркынычы – йөклелекнең 19-20 нче атнасында уздырылучы кордоцентез дигәне булды. Карындагы баланың кызылча, токсоплазмоз һәм Даун синдромы кебек куркыныч авыруларын ачыклаучы бу тест озын инә белән яралгының кендек канын алудан гыйбарәт. 100 очракның берсендә бала төшү белән тәмамланучы бу анализга ике мәртәбә барырга туры килде – беренчесендә лабораториядә ут сүнеп, анализ ясый алмаганнар булып чыкты. УЗИ ярдәмендә башкарылучы бу процедураны ясаганда, табибларның: «Кара-кара, коты очты баланың, ашказаны астына ук барып посты», – дип сөйләшкәннәре истә. Алла саклады, исән чыктык. Анализларым да яхшы иде.

…Йөклелегемнең әтиемнең хәле көннән-көн авырлаша барган фонда узуын, «инде дәвалау мөмкин түгел», дип, табиблардан хөкем карары кебек яңгыраган сүз­ләрдән соң чак баламны югалтмавымны, акушер-гинекологтан баланы тизрәк таптыруын, ярып алуын сорап ялваруымны, шулай әти янына ашкынуымны тасвирлап тормыйм – бу бик авыр кичерешләр… 

Алмагачлар чәчәк аткан, дөнья яз исенә тулган ис­кит­кеч матур көнне – майның 15 ендә улым туды. Баламны ярып алсалар да, эпидураль анестезия белән ясагач, аңымда идем – палатага чыгаруга улым тууын әнигә хәбәр иттем, бик авыр хәлдә булса да, әтигә дә әйтергә куштым. Бераздан кабат шалтыраттым.
«Әйт­тем, җиңел сулап куйды, башын какты да, йоклап китте», – диде ул. Шул йокыдан әти уянмаган инде, мәңгелеккә күчкән. Көтеп алган зур шатлык белән күтәрә алмаслык кайгы бер көнне ишелеп төште иңнәремә. Берсен бирде, икенчесен алды… 

Улым булмаса, белмим, ничек күтәрер идем бу хәсрәтне?! Әти кызы идем бит. Әнигә сөйли алмаганнарны да әти белән уртаклаша идем. Ул да: «Үземнең бер кызымны кешенең сигез улына да алмаштырмас идем», – дип кабатлый иде. Шулай да яраткан кызының әни булу бәхетен белеп китте, көтеп җиткерде бу шатлыгымны, дип юанып яшим.

…Аллаһы Тәгалә сораганымны бирде – сау-сәламәт, зирәк, сөйкемле, йомшак күңелле, рәхимле җанның әнисе булдым 41 яшемдә. Балам белән үткәргән һәр мизгелем – чиксез бәхет ул. 3 яшендә хәреф танырга, 4 яшендә иҗек җыеп укырга өйрәнде. Азаплый икән баласын, димәгез, үзе шундый кызыксынучан ул. Һәм бик максатчан. Теләгәнен эшләмичә калмый. Үземдә булмаган күп сыйфатларны күрәм аңарда: бүгенге эшне иртәгә калдырмау (мин «иртә кичтән хәерлерәк» дигән сәбәп табарга яратам), сабырлык (минем каударлыгыма капма-каршы), уйлап эшләү (хисләргә бирелеп, уйланмаган адымнар ясау гадәтем бар), һәр эшне системалаштырырга ярату (минем кебек илһам килгәндә генә түгел) һәм башкалар. Беренче көннән якын дустыма, хәтта киңәшчемә дә әйләнде балам. Каян белә бу моның кадәр, дип аптырап калган мизгелләрем күп була. Үземнең аның яшендәге вакытымны искә төше­рәм дә, бик баналь яңгыраса да, хәзерге балалар, чыннан да, югарырак үсешле, индиголар дигән фикерем ныгый бара. 

Шулай бер-беребезне тәрбияли-тәрбияли, быел 7 яшебезне тутырырга җыенабыз, Алла теләсә.

Бала булгач, мин олы яшьтә, кәефем юк, дип утыра алмыйсың – аның ышанычын акларга кирәк. Авырып ятарга да вакыт юк. 48 яшьтә тимераякка бастырды ул мине, утыз ел дәвамында (мәктәп тәмамлаганнан бирле!) чаңгы шуу турында уйлап та карамаган әнисен һәр атна ялын ашкынып көтеп алып, чаңгы юлына чыгучыга әйләндерде. Әле күптән түгел генә шахмат­ның бер фигурасын да танымасам, бүген инде икәүләп шахмат биремнәре чишәбез. Бассейнга язылырга өнди. Килешергә туры килер кебек. Тагын футбол, каратэ көтә әле безне. Картаюның мине куып тотарга шанслары кими бара!

Кечкенә чагында: «Әни, сиңа ничә яшь?» – дип бик аптыраткач, «кырык» дигән идем. Шуннан бирле ул миңа 40 яшь дип саный. Кайнанам былтыр: «Әниеңә инде 47 тулды», – дип әйткәч, улым бөтен җитдилеге белән: «Юк, алай түгел, әниләр картаймый», – дип җавап бирде. «Әнием, син минем өчен иң яхшы, иң матур әни, мин башканы теләмәс идем. Син минем молодец!» – дип торганда, картаеп буламыни?!

Мин әни булгач, өч елдан соң сеңлем дәү әни булды. Үзе турында онытып, оныгы өчен яшәп яткан көннәре, чөнки яшьләрнең әле киного барасылары килә, әле тау чаңгысына чыгып китәләр, әле кичке клубны тансыклаганнар… Шулай, уртак мавыгулар белән яшибез туганым белән – кем бала үстерә, кем онык. 

Бөтен барлыгын балага багышлаган бу, дип уйласагыз, бик ялгышасыз – дәрәҗәле, кызыклы яраткан эшем бар, театр-концертларга да йөрергә өлгерәм, китап уку рәхәтен дә онытмадым. Улым өлгер булырга, вакытны юкка-барга исраф итмәскә өйрәтте.

Ходайга бик зур рәхмәтлемен – Җир йөзендәге иң зур бәхетне – әни булу бәхетен насыйп итте. Инде улыбызны үзебезгә үстерергә язсын да, ул гомер буе шатлыгыбыз, горурлыгыбыз, таянычыбыз булсын, дип кенә сорыйм.  


Гүзәл НАСЫЙРОВА

Бәйле