Ризат һәм Зинира Рамазановларның яңа клибы халыкны елаткан [видео]

-- Чулпан

Ризат һәм Зинира Рамазановлар чираттагы клипларын халыкка тәкъдим итте. Бу юлы алар «Син икән ул» җырына тормышчан клип төшергән. //Tatar today//

Җыр сүзләре — Айдар Минһаҗевныкы, көен  Айдар Тимербаев иҗат иткән. 

Клипның сюжетында егет белән кызның мәхәббәт тарихы ята. Алар фаҗигале төстә юл һәлакәтенә очрыйлар. Геройлар белән ни булган? Монысын инде «Син икән ул» клибын карагач белерсез. 

Күпләр клипны яратып та өлгергән. «Еламыйча карый алмадык!» диючеләр дә, тәнкыйтьләүчеләр дә булды.

 

Бәйле