«Минем балам була алмый! Син, сөйрәлчек, кемнән авырга калдың?!» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Рәмилә инде күптән мәхәббәткә ышанмый. Яше утызны узды, гомерен ялгыз кичерәчәгенә күнде ул. Ямьсез дә түгел үзе, акылсыз да. Егетләр дә карамады түгел. Мәхәббәтнең беренчесендә дә янды, икенчесендә дә… Ләкин гаилә кора алмады. //Кызыл таң//

– Синең ир-егетләргә таләпләрең югары! Идеаль кеше булмый инде ул. Әйдә, синең анкетаны танышу сайтына куябыз. Хәзер күпләр шулай таныша, бер дигән итеп гаилә коралар. Ләкин таләплә­реңне генә төшер бераз! – дип киңәш бирде аңа беркөнне үзе инде күптән ике бала үстерүче дусты Лилия.

Рәмилә моңа карышып булашса да, бик каты үгетләгәч, исемен үзгәр­теп, анкетасын сайтка куярга булды. Әһә! Төшеп калганнардан түгел икән лә ул! Ир-егетләрдән хатлар ява башламасынмы! Интим тәкъдим итүче җиңел-җилпе хатларны укып та тормады ул. Тормыш юлдашы эзләүче җитдирәкләрен карарга тырышты. Кәттә киенеп, кыланып төшкәннәрне дә ошатмады. Гади, шәф­кать­ле, яхшы күңелле кешене табасы килә иде аның. Чү! Менә берәү бакчада кит­мән тотып, ихлас елмаеп тора. Киеме дә гади генә, карашы да эчкерсез кебек. Күренеп тора, вакытын бушка уздыручы түгел, көне хезмәттә үтә. Исеме – Марат. Язышып китте­ләр. Егет очрашырга кыстый башлады. Чынлап та, күрешеп танышуга ни җитә соң, дип уйлады Рәмилә һәм шәһәр читендәге бер кафеда очрашырга сүз куештылар.Егет фотодагыча елмаеп, автобустан килеп төшкәч, Рәмилә бераз аптырап калды. Анкетада машинам бар дип язган иде шикелле… Киеме дә теге фотосындагы эш киеме түгелме соң? Искерә башлаган футболка һәм джинсы чалбар. Ә, бәлки, танысын дип шулай киенгән­дер? Юкса, Рә­милә үзе иң матур күлмәген киде, бизәнде-төзәнде. Ярыйсы гына дулкынлана да.

– Сәлам! – диде егет бернинди дулкынлану-кыенсынусыз, күптәнге танышын очраткандай. – Минем машина ремонтта. Әйдә, кафеда тамак ялгап алыйк, сөйләшеп утырыйк. Бүген төшке ашны ашамаган идем, ачыктырды.

Соңгы сүзен исбатлап, Марат бик күп ризык алды. Рәмиләнең дулкынланудан тамагына аш үтәрлек түгел иде, ул бер чынаяк каһвә белән чикләнде.

– Эх, мин бит кошелекны икенче куртка кесәсендә калдырганмын! Бүген минем өчен түләп тор инде, икенче очрашуда кайтарырмын, – дип кесәләрен капшаганнан соң, Рәмилә­нең күзләренә матур итеп туп-туры карап, гаепле кешедәй елмайды егет.Өстәл артында егетнең теле-телгә йокмады. Бер-бер артлы азыкларны сыпырта-сыпырта анекдотлар сипте, кычкырып көлде. Сөйләшүеннән шул ачыкланды: ул бик иҗади кеше икән, үзен төрле өлкәләрдә сынап караган, әле дә эзләнү юлында. Әти-әнисе белән бергә яши. Беренче хатыны искиткеч начар кеше булып чыккан. Бергә яшәүләренә бер ел үтәр-үтмәстән, аны өйдән куып чыгарган. Нәни игезәк балалары барлыгы да тоткарламаган.

– Бергә фатир алган идегезме? – дип сорарга булды дулкынлануы чигенә башлаган Рәмилә.

– Юк, ул миңа кадәр ипотекага алган булган. Әти-әнисе хәлле, ярдәм иткән­нәр. Хәзер өч бүлмәле фатирда яши берүзе рәхәтләнеп, минем балалар белән… – дип, күзләренә коточкыч сагыш чыгарды яшь ир.

Рәмилә инде күптән үзен кулга алган, тыныч­ланган иде. “Кач тизрәк, кач, синең алда – гап-гади альфонс!” дип пышылдый иде аңа эчке тавышы.

– Мин хәзер киләм, – дип, хатын-кызлар бүл­мәсенә юлланган булды ул һәм туп-туры ишеккә юнәлде.Номерына да карап тормыйча, беренче автобуска керде…

– Сәлам! Син миннән дә шаянрак булып чыктың бит әле, кая булдың? – дип берничә сәгатьтән көлә-көлә шалтыратты Марат. – Син миңа бик ошадың. Бүгенге очрашуны гына уйлап яшим хәзер. Әйдә, иртәгә тагын шунда очрашыйк әле, сөйләшер сүзләр дә бетмәде…

Рәмилә телефонның төймәсенә басты һәм ашыга-ашыга кесә телефоннары сатылучы ки­беткә юлланды: “Тизрәк, тизрәк симканы алыштырырга кирәк!” дип уйлады ул.

– Ну, шуннан нәрсә бул­ган инде! – дип көлде, аны тыңлагач, Лилия. – Бер альфонска очра­гансың икән, бөтен ирләр дә хайван дигән сүз түгел бит әле ул. Танышуларны дәвам итәргә кирәк.

– Юк инде! Миннән җитте! – дип кырт кисте Рәмилә.

Икенче көнне иртән эшкә барырга чыкканда да Лилиягә, ирләргә, бөтен дөньясына ачуы басылмаган иде әле аның. Подъезд ишеген ачканда калтыранган кулларыннан телефоны төшеп китеп таралды. Өй алдын себереп йөрүче ир ашыгып аңа ярдәм итәргә тотынды. Рәмилә аны күздән кичерде: озын буйлы, төз гәүдәле, төскә-биткә дә матур гына утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге кеше.

– Сез безнең яңа урам себерүчеме? Яшьсез, сәла­мәтлегегез ташып тора, бернинди белемегез дә юкмыни? Нишләп бу көнгә калдыгыз? Уф, нигә бүгенге ирләр шулкадәр юньсез соң ул?! – дип ачуын аңа да түкте Рә­милә.

– Берни белми торып, кеше хакында фикер йөртергә ашыкмагыз, – диде аңа ир тыныч кына һәм телефонын җыйган арада кыскача гына тормышын сөйләргә өлгерде. – Мин күргәнне беркемгә күрергә язмасын. Украинадан килдем мин. Бөтен якыннарым анда, җир астында калды… Югары белемле булуымнан ни файда? Торагым, пропискам юк…

Рәмиләгә уңайсыз булып китте. Ул гафу үтенде һәм эшенә ашыкты.

Яшь хатын кичтән күңел төшенкелеген тәм-том белән басарга уйлады һәм, кызып китеп, күп кенә тәмле ризыклар әзерләп ташлады. “Менә, юләр, бер­­үзеңә нәрсә дип шул­кадәр әзерләдең инде?” дип көлде соңыннан үзе. Шулвакыт теге урам себерүче исенә төште. Бер изге эш эшлим әле, дип уйлап, әзерләгән ризыкларын үзе белән алды да, аска төшеп, подвалдагы кечкенә бүлмә ишеген шакыды.Бүлмә көрәкләр, се­беркеләр һәм урам себерүченең башка кирәк-яраклары белән тулы. Ниндидер могҗиза белән бирегә коточкыч иске бер диван сыйган… Рәмиләне күргәч, ир уңайсызланып китте. Ә Рәмилә, үзен кулга алып, бернигә дә гаҗәпләнмәгән кыя­фәт чыгарып, тыныч кына танышты, аралаша башлады. Ирнең исеме Денис икән. Бераздан ул да ачылып китте. Ризыкларны мактый-мактый ашады, рәхмәтен белдерде.Алар арасында дуслык башланды. Берничә көннән Денис үзе Рәми­ләнең ишеген шакыды. Ул торт тотып елмаеп тора иде:

– Беренче хезмәт хакы алдым…

Денисның ихласлыгы, матурлыгы Рәмиләнең күңелен яулады. Берничә айдан бергә яши башладылар. Рәмилә танышлары аша Денисны яхшырак эшкә урнаштыру җаен да тапты. Денис тыныч, ягымлы, эштән курыкмый, бөтенләй эчми. Рәмилә үзен бик бәхетле хис итте. Бераздан ул үзенең әни булачагын аңлады. И шатланулары! Яңалыкны Денис белән бүлешергә ашыкты. Әйтүе булды, ничә ай буе күңелен шатландырган матур дөньясы кинәт җимерелеп төште­мени, Денис үзгәрде, кычкыра башлады:

– Нәрсә сөйлисең син? Минем балам була алмый! Бу күптән билгеле! Мин балаларны күрә дә алмыйм! Нигә кирәк алар?! Син, сөйрәлчек, кемнән авырга калдың?!

Рәмиләнең өстенә ки­нәт бер чиләк салкын су сиптеләрмени, аның алдында хәзер бөтенләй башка кеше иде: ул сүгенә, коточкыч авыр, начар сүзләр яудыра, яный, котырына. Денисның төс-кыяфәте, күзләре үзгәрде, ул ниндидер җанварга охшап калды. Рәмилә курыкты, сак кына аның Денистан башка беркеме дә булмавын, бу фәкать аның баласы икәнен аңлатырга тырышып карады, ләкин ир, аны ярты сүздән бүлдереп, сугып очырды…

Рәмилә Денистан көчкә котылды. Хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Акрынлап булса да күңел яралары төзәлде. Йөрәк астында кечкенә җан иясе йөртүе дә күңелен җылы­тып торды.Рәмиләнең кызы сигезенче март бүләге булып туды. Берничә көннән аны бала тудыру йортыннан каршы алырга Лилия ире белән килде.

– Беләсеңме, дускаем, балалы хатыннарга ир-егетләр белән танышу күпкә җиңелрәк, – дип ип­ләп кенә сүз башламакчы булды Лилия, сабыйны алып кайтып, караватка салгач.

– Юк! Лилия, минем өчен бу тема ябык, – дип туктатты аны Рәмилә. – Минем белән ачула­нышасың килмәсә, башкача бу хакта сүз кузгатма.

Шулвакыт аның кызчыгы уянып, тавыш бирде. Рәмилә, чәй эчкән җи­реннән сикереп торып, сабыен кулларына алды, күкрәгенә кысты:

– Миңа башка беркем дә кирәкми. Бәхетем тулы минем.

 

Ләйсән ЯКУПОВА

Бәйле