«Гаи­ләсен үз куллары белән башкага биреп җибәрде. Сугыша да, әрләшә дә алмады!»

-- Чулпан

Балачактан ук әни сүзеннән чыкмаска өйрәнгәнбез. Ул ничек әйтсә, ничек өйрәтсә, шулай эшлибез. Язмышын, Зәлирә кебек, әнисе – Наилә апа кушканча коручылар һәр адымда очрамыйдыр. //Кызыл таң//

…Наилә апа гомере буе фермада эшләде. Ул елларда колхозларда терлекчелек гөрләп тора иде. Савым сыерлары күп, бозаулар үстерелеп сатыла. Ферма көтүләрен алмашлап икешәр кеше атка атланып көтә иде. Яздан ук ферма маллары урман авызындагы аланлыктагы җәйләүгә күчерелә. Көненә ике тапкыр йөк машинасына төялеп савымга китәләр, җырлый-җырлый, көлешә-көлешә баралар. Җиләк пешкәндә эш бетү белән дәррәү тауга юнәләләр, печән чорында печәнлек­ләргә сибеләләр. Сыер саву – авыр эш, ләкин әллә яшьлек белән, әллә туктаусыз мәшәкать­тән арынмаганга, зарланырга вакыт калмый. Аннары бит романтика! Урман эчендә 15тән артык сыер сау әле! Черки-кигәвен талаудан башкасы бары да тик уңай тәэс­соратлар гына калдыра. Күп ферма эшче­ләре­нең бала-чагасы да үзе белән ияреп йөри, кайсы ярдәм­ләшә, кемдер вакыт кына үткәрә. Арада Фәрит исемле малай башта әнисенә ярдәм итәргә барса, аның вафатыннан соң, үзе генә килеп, савучыларга булыша торган булды. Кызганып, җылы сөт белән сыйлыйлар иде аны.

— Бигрәк акыллы бала шушы Фәрит, шундый киявең булсачы, — ди торган иде Наилә апа, әллә чынлап, әллә юри.“Юраган юш килә”, диләр. Наилә апаның кызы Зәлирә белән Фәрит бер сыйныфта укыды. Өлкән­рәк була барган саен Фәрит гел Зәлирә тирә­сендә бөтерелде. Кыз гына аны бар дип тә белмәде. Армиягә китәр көнне егет, бөтен батырлыгын җыеп, озата килсә дә, әллә ни өзгәләнмәде кыз. Көтәргә дә вәгъдә бирмәде, егетнең хислә­рен аңла­тырга тырышуыннан көлде генә. Ни арада бу хакта әнисе Наилә апа белеп алган диген. Иртә таңнан кызыннан сорау алды. Кызы теләмәсә дә, аннан армиядәге Фәриткә хатлар яздырды. Бердән­бер көнне башкалада һөнәр­челек училищесында укып йөргән кызы кайтып төште.

— Әни, мин кияүгә чыгам. Минем сөйгәнем бар – күрше авыл егете Рәмис. Иртәгә әти-әнисе белән кулымны сорарга килә, — дип әйтеп салмасынмы?!

Наилә апаның коты очты:

— Син нәрсә, юләркәй! Ә Фәритне кая куясың? – дип кычкырды.

— Фәриткә мине синең генә бирәсең килде, мин яратмыйм бит аны, – дип җаваплады кызы, үзе әнисенең ачулы йөзеннән куркып, күз яшьләренә күмелде….

Озак сөйләштеләр, кычкырыштылар, елаштылар. Ахырда Зәлирә әнисен көчкә күндерде. Кичкә таба иртәгә килә­чәк кунакларны каршыларга әзерләнә башладылар: өйне, ишек алдын тәртипкә китерделәр, табын хәстәр­ләргә кереш­теләр.Озакламый, никах укытып, яшьләр егет авылына күченде. Ел эчендә уллары Нәфис дөньяга килде. Наилә апага сирәк кенә килгәндә дә ана кешенең күңеле сизенде: кызы әле үз кешесен тапмаган. Болай тыныч кына күренгән Рәмис улы, хатыны өчен ут йотып тора сыман, Зәлирә генә сула барган чәчәкне хәтерләтә. Егерме яшьтә алай ук булмый ич инде!

Шуңа да Наилә апа тынычлыгын җуйды. Кызы белән җитди сөйләшү булды, танышларының язмышларын искә алдылар, чагыштырдылар. Үзенекен дә хәтергә төшерми калмады әни кеше. Ике егет арасында бәргәләнүен, кайсын сайларга белми аптыравын тәфсилләп сөйләп бирде кызына. Ире, эчкегә сабышып, 40 яшьтә гүр иясе булгач кына ничек ялгышуын аңлавын әйтте.Зәлирә уйга калгандай булды, тик үз тормышында хафаланырлык җитди берни дә тапмады. Ире әйбәт, эшли, тырыш, гаи­лә дип өзгәләнеп яши. Ник әнисе аның өчен шулай өзгә­ләнәдер?…Шулай яшәп ятканда, Зәлирәләр ихатасына солдат киемендәге бер егет килеп керде. Җәйге кич иде. Һәркем үз эше белән мәшгуль: Зәлирә бакчада түтәл утый, Рәмис сарай буенда сәнәк саплый, печән өсте якынлаша ич, ә кечкенә Нәфис арбасында тыныч кына изрәп йокыга талган.

— Исәннәрмесез! Ни хәлләрдә яшәп ятуда? – дип эндәште кергән егет.

— Минем авылдаш Фәрит түгелме соң? – дип бакчадан күренде Зәлирә, юеш кулларын сөртә-сөртә.

Рәмис аның турында белми иде, шуңа бик исе китмәде. Бергәләп кайнар чәй эчтеләр, көлешә-көлешә балачак, мәктәп елларын искә төшер­деләр. Фәрит нык үзгәрг­ән! Чибәр­ләнгән! Басынкы, оялчан егет кыю лачынга әйлән-г­ән. Үз ди­гәнен ычкындырмаячагына Зәлирә дә төшенде бугай. Тик Рәмис кенә берни сизмәде. Тагын бер-ике килеп киткән Фәрит аның Зәлирәсе күңелен тәмам яулаганын ул аларны үз авылларына алып кайтып киткәч кенә аңлады. Бөтенләйгә! Мондый ир­ләрне “бозау” диләр. Гаи­ләсен үз куллары белән башкага биреп җибәрде. Сугыша да, әрләшә дә алмады!

Язмышындагы бу борылыштан Зәлирәнең башы күккә тиде. Ул уйлаган дөрескә чыга түгел­ме? Әллә соң ана йөрәге баштан ук сизенгән булдымы? Моны инде киләчәк күр­сәтер….

Бу хәлләрдән соң инде 10 еллап вакыт узды. Фәрит белән Зә­лирәнең кызы һәм уллары дөньяга килде. Әти-әни нигезен бик матур тергезеп җибәрде алар. Фәрит эшчән, машинасы белән район үзәгенә эшкә йөри. Йортта да тик торганы юк. Күпләп кош-корт, мал асрыйлар. Зәлирә әлегә бала карап, йорт мәшә­катьләре белән мәшгуль. Рәмис ара-тирә Нәфисне үзе белән алып китә. Аның да барысы да яхшы: гаиләсе, ике улы бар. Наилә апа да кызына килгәләп, хәлләрен белеп китә. Ул кызының гаилә­сеннән бик канәгать. Ба­ласының тормышы яхшы булса, әти-әни һәрчак бәхетле бит.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.
Туймазы районы, Кандра авылы

 

Бәйле