Түбән Кама сауналарының берсендә җиде яшьлек малай үлгән

-- Чулпан

Түбән Каманың бер саунасында җиде яшьлек малай үлә, дип хәбәр итә KazanFirst.

Билгеле булганча, бала саунада әти-әнисе белән бергә килә. Берникадәр вакыт аралыгында ул күзәтүсез кала. Соңыннан гаилә дуслары бассейн янында малайның үле гәүдәсен таба. Быел ул беренче сыйныфка укырга барырга тиеш иде. Тикшерүчеләр әлеге күңелсез вакыйганың сәбәпләрен ачыклый. 

 

 

 

Бәйле