«Кыю кызлар» эвакуатор машинасына утырып Перьмга барган

-- Чулпан

“Кыю кызлар” төркеме быелгы җәйләрен гел гастрольләрдә уздырганнар дискә тә ялгыш булмас. Линара белән Рүзилә Рәсәйнең кайсы өлкәсендә генә чыгыш ясамаган, һәм нинди генә кызыклы хәлләргә юлыкмаганнар! Алар шуларның берсен безгә дә сөйләп узды. //ТМТВ//  

Кызларны Пермь якларына Сабантуйга чакырганнар. “Кыю кызлар”, әлбәттә матур киемнәрен салып, шәхси шофер белән, кунакка юл тотканнар. Трассадан барганда, бермәл машина туктап кала. Кызлар кыю булсаларда аптырыйлар, ни булды дип борчылалар: “Машинабыз ватылды да, юл утрасында торып калдык. Соңга калабыз дип паникага бирелергә өлгермәдек, әллә каян эвакуатор машинасы килеп чыкты. Ул безне коткарды да”, дип искә алды Рүзилә. Кызларның машиналарын да, кызларны да эвакуаторга утырытып Пермьга илтеп куялар. Ә иң кызыгы шул: кызлар эвакуатор машинасы эчендә түгел, ә үз машиналарында эвакуатор өстендә барганнар. Җырчы тормышы шулайрак инде. Мондый хәлләргә юлыксаң атта да тамашачың янына барырсың.

 

Бәйле