«Минем гаиләле булып, адәмчә яшәргә хакым бар иде. Фатыйхаңны ник бирмәдең, әнкәй?»

-- Чулпан

Башкалага юлланган чагымда автобуста янәшәмдә утырып барган очраклы танышым сөйләгән гыйбрәтле вакыйга күңелемдә уелып калды…//Кызыл таң//

…Артык зур булмаган, гадәти генә авылда бер гаилә яши. Үзләренең уңганлыгы белән тирә-юньдә дан казана алар. Колхозда гади хезмәтчәннәр генә булып эшләсәләр дә, заманына күрә менә дигән йорт салып керәләр, ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, умартасын да тоталар. Әлеге юньчел, үрнәкле гаиләнең күрке, куанычы һәм ышанычы булып бердәнбер уллары үсеп җитә. Озын буйлы, таза гәүдәле, типсә тимер өзәрдәй Айрат исемле бу егет хуҗалыкта гомере буена механизатор булып тир түккән әтисе Әнвәрне дә, фермада савучы булып эшләгән әнисе Мөслимәне дә бик ярата, хөрмәт итә. Иң мөһиме – кечкенәдән кул арасына кереп, эшсөючән, ихлас күңелле, итагатьле һәм тыйнак булып үсә.

Мәктәп тәмамлагач, кем булырга дип озак баш ватмый Айрат, авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укырга керә. Югары уку йортында белем алып, туган авылына кайта. Әүвәл механик булып эшли, аннары аны баш инженер вазыйфасына үрлә­тәләр. Менә шулай җай гына, көйле генә бара бу гаиләнең тормышы. Тик бермәл, аяз көнне яшен суккандай, дөньяларының асты өскә килә аларның. Бөтен авыл халкын шаккатырган, өсләренә ишелеп төшкән шул кайгы-хәсрәтнең, газап-михнәтләрнең һәммәсенә дә сөекле уллары Айрат сәбәпче була да инде……Ял көннәрендә үткәрелә торган кичке дискоте­каларның берсендә Айрат оялчан гына, бик чибәр кызны очрата.– Мин Марина булам, – дип таныштыра үзен күрше авылдан кунакка килгән чая кыз.

– Ә мин – Айрат, бу авылда яшим, – дип елмая егет, сылу­кайның искиткеч чибәрлегенә һушы китеп.

Ике яшь йөрәк арасында шул мизгелдә мәхәббәт ялкыны кабына. Җәйге күктә җемелдәшкән йолдызлар берәм-берәм сүнеп, алсу таң нурлары беленә башлаганчы авыл урамнары буйлап җитәк­ләшеп, сөйләшә-көлешә йөреп, төннең узганын сизми дә калалар. Иртәгәсен тагын да очрашырга сүз куешып хушлаша яшьләр.

Өч ел гомер узып та китә, Марина, укуын тәмамлап, эшкә урнаша. Ике яшь йөрәк арасындагы сагынычлы очрашулар белән яңартыла барган мәхәббәт уты тагын да көчәя, ялкынлана, дөрли. Озакламый егет, гаилә корып, бергә яшәү турында кызга тәкъдим ясый. Марина шатланып риза була. Айрат үз гомерендә беренче, җитди карар кылуы турында әти-әнисенә дә җиткерә, тик алар киленнең чит милләттән булуын һич өнәми.

– Нигә, улым, үзебезнең татар кызлары беткән идеме әллә сиңа? Миннән фатыйха да, бәхиллек тә көтмә! – дип ярсып, үксеп елап җибәрә әнисе.

Айрат исә, газиз әнкәсен мондый халәттә бер дә күргәне булмаганга, бөтенләй каушап кала, тик үз уеннан кире кайтмый. Әти-әнисенең ризалыгыннан башка сөйгәненә өйләнә.

Туй мәҗлесе узып, бергә яши башлагач, гаиләдә иминлек югала: талашып, ызгышып көн итә башлыйлар. Зәһәрен чәчеп торган бианай да, азсүзле, кырыс холыклы биатасы да бер гөнаһсыз килен­нәрен, аның чит милләттән булуын искәртеп, түбәнсетә, төрлечә җәберли. Айрат хәләл җефетен яклап берәр сүз дәшсә, өйдә олы җәнҗал куба.

Бераздан Марина авырга кала. Йөкле булуына карамастан, бианай йортында әүвәлгечә тырышып дөнья көтә: иртә таңнан торып сыер сава, малларны көтүгә куа, кош-корт карый, җәйге эссе кояшта көнозыны бакчада эшли. Ишегалды, өй эче, сөекле иренең өс-башы да һәрчак ялт итеп тора. Уйлап карасаң, шундый уңган, сабыр киленнең кадерен белеп, сөенеп кенә яшәргә иде дә бит аларга!.. Тик бианасы Мөслимәнең дуамаллыгы моңа һич юл куймый.

Шулай бервакыт, билгеләнгән көнне, Марина район үзәгендәге дәваханәгә хатын-кызлар кон­суль­тациясенә юллана. УЗИда тикшерү үткәннән соң, табиблар аңа: “Сезнең игез балаларыгыз туачак”, – дип әйтә. Мондый зур шатлыкны тизрәк сөйгәне Айрат белән дә уртаклашасы килә аның, авылга ашкынып, очып дигәндәй кайтып җитә. Өйгә кергәндә барысы да түгәрәк өстәл артына төшке ашка җыелган була. Куанычы эченә сыймаган Марина хәләл җефетеннән сөенче ала. Бу хәбәрне ишетеп калган бианай тагын да зәһәррәк җикеренә.

Моңарчы күп нәрсәгә түзеп яшәгән килен балакай бу кадәр кимсетүне күтәрә алмый. Телефон аша җәһәт кенә бер якын туганын чакыртып, үзенең бирнә әйбер­ләрен җыеп, машинага төяп бөтенләйгә кайтып китә. Йорт бусагасын атлап чыкканда ул, аермачык итеп: “Мин китәм, ләкин соңыннан бик үкенәчәксез моңа”, – дип кисәтә.

Шулай итеп, килен төшкән йортның капкасы китәргә дип кире ачыла. Марина кайтып киткәч, йортта элекке яшәү тәртибе урнаша: күзләреннән очкын чәчеп торган Мөслимә, әүвәлгечә, һәрнәрсәгә баш була, ире белән улы исә күндәм генә, ару-талу белми эшли бирә….Бермәл Мөслимә фермадан бик арыган кыяфәттә кайтып керә. Ашарга да хәле калмыйча, көч-хәл белән диванга барып ята. Тора-бара авыруы көчәй­гәннән-көчәя аның. “Бу нихәл булды соң әле?” дип, авылдагы йөзьяшәр кендек әбисе янына барырга мәҗбүр була ул. Карчык исә, аның ни йомыш белән килгәнен алдан сизенеп, сүз башлый:

– Их, Мөслимә кызым, хәл­ләрегез шәптән түгел сезнең! Гаиләгезгә, дөньягызга авырлык киләчәк, чөнки киленегезне нахакка рәнҗеткәнсез, – ди ул.Мөслимә, бу сүзләрне ишет­кәч, коты алынып:

– Я Ходай, газиз башкай­ларыбызның ниләр күрәсе бар икән? – дип өзгәләнеп елый башлый.

Көн артыннан көн уза, бичара хатын, чиреннән арына алмыйча, дөнья куя. Бераздан ире Әнвәр дә, ике-өч көн авырып торганнан соң, сәер генә рәвештә үлеп китә. Шулай итеп, дөньядагы иң газиз кешеләрен җирли Айрат. Ә алда исә аны тагын да куркыныч бәла сагалый……

Көзге көннәрнең берсендә, иномаркасына утырып, мәрхүм әтисенең үлемен рәсмиләштерү өчен район үзәгенә юллана ул. Китеп күпмедер вакыт үтүгә, йортларында янгын чыга. Гүя, бензин сибеп ут төрткәннәр диярсең: башта өйне, аннары бер-бер артлы каралты-кураны ялкын телләре ялмап ала. Ут-ялкын шулкадәр көчле була ки, хәтта якын да бара алмыйлар, таудай дөньяны карап торып яндыралар.Кешеләр белән ихлас аралашучан, ачык күңелле Айратны башына килгән кайгылар тәмам бөгеп сала: ул боега, беркем белән дә сөйләшми, үз-үзенә бикләнә. Ярый әле фаҗига көнендә район үзәгенә барган чакта барлык документлары да янында була аның. Бер атна дигәндә колхоз белән алыш-бирешне өзеп, җиңел машинасын сатып, юллык һәм яшәп китәрлек акча юнәтеп, авылдан чыгып китә. Өстенә ябырылган афәттән арыну, чиксез хәсрәтен оныту өчен бөтенләйгә Себер тарафларына юллана. Автобус көткән чакта Айрат авыл ягына карап, уйга чумып, сүзсез генә басып тора. Эх, беләсе иде шул чагында ниләр турында уйлады икән ул?.. “Минем дә гаиләле булып, балалар тәрбияләп, адәмчә яшәргә, бәхетле булырга хакым бар иде бит. Фатыйхаңны ник бирмәдең, әнкәй?” – дип сызланган, өзгәләнгәндер ул, мөгаен.

Рәфил САМАТОВ,Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы

 

Бәйле