«Кыз белән таныштым, кос­ме­ти­ка ил­тер­гә бар­гач, чәй дә ясап эчерт­мә­де» [уйлану]

-- Чулпан

Ми­ңа – 32 яшь. Юрист бу­лып эш­лим, Ка­зан­да үз фа­ти­рым, ма­ши­нам бар. Кыз­лар­га нәр­сә җит­ми икән, һа­ман аң­ла­мыйм. Баш­та кыз­лар бе­лән оч­раш­ма­дым. Ми­нем ке­бек хә­ер­че егет алар­га нәр­сә­гә ки­рәк, дип уй­ла­дым. Хә­зер бө­тен әй­бе­рем бар, ба­ры­бер өй­лә­нә ал­мыйм. //Сираҗи сүзе//

Ике ай элек бер кыз бе­лән та­ныш­тым. Чал­лы­дан Ка­зан­га кил­гән­дә юл­да кул кү­тә­реп ба­сып то­ра иде, утыр­тып алып кил­дем. Ки­леп җит­кәч ке­нә: «Ми­нем 200 сум гы­на ак­чам бар икән», – ди­де. «Те­ле­фон но­ме­рың­ны бир­сәң дә җи­тә, ак­чаң ки­рәк­ми», – дип ша­я­рып ка­ра­ган идем, но­ме­рын бир­де. Ике көн­нән шал­ты­рат­тым да ки­но­га ча­кыр­дым. Фильм баш­лан­ган­чы поп­корн, чип­сы ал­ды бу. Мин үзем зал­да кә­газь шы­гыр­да­тып ашап утыр­ган­на­рын ярат­мыйм да. Әле иң кыйм­мәт­ле әй­бер­ләр­не ге­нә сай­лый. Гап-га­ди су­ның да яр­ты литр­лы ше­шә­се 70әр сум тор­га­нын ике­не(!) ал­ды. Ми­не бик вак­чыл ке­ше дип уй­ла­ма­гыз, ул чак­та мин мо­ңа бө­тен­ләй игъ­ти­бар ит­мә­гән идем. Хә­зер уй­лый баш­ла­гач кы­на күз­лә­рем ачыл­ды.

Икен­че көн­не ул ми­ңа шал­ты­ра­тып: «Кос­ме­ти­ка­га за­каз бир­гән идем, Дәр­виш­ләр бис­тә­се­нә ба­рып алып, ми­ңа ки­те­реп би­рә ал­мас­сың ми­кән?» – ди­де. Ул кос­ме­ти­ка 4300 сум­лык бул­ды. «Ак­ча­сын соң­рак би­рер­мен», – ди­де дә, би­реп тор­ма­ды, ә үзем ул хак­та ерак­тан урап бул­са да: «Те­ге кос­ме­ти­ка­ны кул­ла­на­сың­мы соң?», «Те­ге по­ма­да әй­бәт­ме?» – ке­бек итеп ке­нә исе­нә тө­шер­гә­лә­дем.

Бу ай­да аның ту­ган кө­не бул­ды: 25 яшен ту­тыр­ды – 25 кы­зыл ро­за бү­ләк ит­тем, рес­то­ран­да утыр­дык. Та­гын ул кыйм­мәт­ле әй­бер­ләр ге­нә сай­ла­ды. 5 мең сум­лык шә­раб кы­на эч­тек. Шул ва­кый­га­дан соң аның яны­на бү­тән бар­мам, ди­гән идем, бер-ике көн мин шал­ты­рат­мый тор­гач, үзе СМС яз­ды. «Кич­ке Ка­зан­ны ка­рап йө­реп кай­та­сың кил­ми­ме?» – ди­гән. Та­гын ча­бып бар­дым ин­де. Өй­дә үзе­мә ге­нә уты­рыр­га кү­ңел­сез, баш­ка кыз­лар да го­ри­зонт­та юк.

Ул соң­гы көн­нәр­дә яз­ма­гач, шал­ты­рат­ма­гач, мин мо­ңа СМС яз­дым: «4300 сум­ны фә­лән но­мер­лы «Сбер­банк» кар­та­сы­на са­лыр­сың. Хуш!» – дип. Шун­нан соң ми­не мыс­кыл­ла­ган хә­бәр­ләр ки­лә баш­ла­ды. «Син вак­чыл адәм! Син кем­гә ки­рәк? Син бер­кай­чан да өй­лә­нә ал­ма­я­чак­сың…» 

Аң­ла­вым­ча, аның бу­ла­чак ире­нә та­ләп­лә­ре шак­тый зур бу­гай. Үзе­нең нәр­сә­дер эш­ли бе­лү­е­нә шик­лә­нәм. Шә­һәр ад­ми­нист­ра­ци­я­сен­дә эш­ли, тыр­нак­ла­ры озын, бу­ял­ган. Кыйм­мәт­ле ки­ем­нәр ге­нә ки­я. (Ак­ча ка­ян та­ба­дыр, бюд­жет­ник­лар­да ан­дый ки­ем­нәр алыр­лык хез­мәт ха­кы юк дип бе­ләм). Үзен бик ка­рап кы­на яши. Фа­тир сни­мать итеп яшә­вен бе­ләм. Кос­ме­ти­ка ил­тер­гә бар­гач, бер чы­на­як чәй дә ясап эчерт­мә­де. Ашар­га пе­ше­рә бел­мим, дип әйт­кә­не бар. Нәр­сә­ләр эш­ли бе­лә­дер, егет­ләр­гә шун­дый зур та­ләп­ләр ку­яр­лык бул­гач. Иде­ал ки­рәк бул­са, үзең иде­аль­ный бу­лыр­га ом­ты­лыр­га ти­еш­сең бит.

Ме­нә хә­зер уй­ла­нып уты­рам: нәр­сә җит­ми бу кыз­лар­га?!

Б.Р.
Ка­зан шә­һә­ре.

Бәйле