«Бичара татар теле! Мескен татар халкы!» [уйлану]

-- Чулпан

Үзебезнең телебезне, денебезне якларга кирәк булганда тавышыбыз бөердән чыкмый, сына, пышылдауга күчә. Ә күбебез бөтенләй эндәшми. Курку гасырлар дәвамында, бигрәк тә совет чорында канга сеңгән. //Азатлык//

Путинның урыс теленнән гайре телләрне ирексезләп укытмаска дигән күрсәтмәсеннән соң социаль челтәрләрдә шау-шу башланды, әйтерсең, әлеге күрсәтмә җен оясын тузгытты, моңарчы татар милләтенә булган нәфрәтләрен сиздермичәрәк йөргән бәндәләр дә иркен сулыш алып татар теленә каршы тоташтан һөҗүмгә күчте. Бу һөҗүмгә кушылучылар арасында үз «татарларымызның» да – урыслашканнарының гына түгел, әле генә авылдан татарча укып шәһәргә килүчеләрнең дә – иярчен сыек авазлары шактый ишетелә. Әлеге бәхәсләрдә татар теленә, татар милләтенә карата нәфрәт өстенлек итә, алар актив, алар бердәм, татар телен яклап җавап бирүчеләргә бишәүләп, унаулап ташланалар.

Бичара татар теле! Мескен татар халкы!

Курку гасырлар дәвамында канга сеңгән

Үзебезнең телебезне, денебезне якларга кирәк булганда да тавышыбыз бөердән чыкмый, сына, пышылдауга күчә. Ә күбебез бөтенләй эндәшми. Курку гасырлар дәвамында, бигрәк тә совет чорында канга сеңгән.

Рәсми татар матбугатына күз салсаң, безне бөтенләй башка мәсьәләләр борчый икән. Тел кайгысымы монда! – әнә бер җырлаучы малай “Кычыткан чыпчыгы” дигән җырга клип төшергән, ә шул исемдәге җырны Габделфәт Сафин инде егерме ел элек җырлады дип ду киләләр. Сүзләрдәге рифмалар да бертөсле имеш: “чып-чынын – чыпчыгын”. Плагиат! Татар гел чыпчык тирәсендә кайнаша. Югыйсә, бездә вак-төяк урлашуны кем җинаятькә саный инде… Җыр да булдымы мал? Тагын бер мөһим мәсьәлә татар җәмәгатьчелеген бимазалап интектерә: яшь җырлаучы Азат Абитов эстрада эшмәкәре Рифат Фәттаховның киявеме, түгелме?

Татар гел чыпчык тирәсендә кайнаша

Уйлап карасаң, безнең күбебез шул ук кычыткан чыпчыгы хәленә калган ләбаса! Яфрак астыннан гына күтәрелеп карагыз – күк йөзендә бөтенләй бүтән кошлар канат җәя.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының татар теле һәм әдәбиятын мәктәпләрдә укыту канун җәһәтеннән дөрес дип белдерүе шау-шуны көчәйтте генә. Югыйсә, Русия Федерациясе Конституциясенә акка кара белән язылган: «Республика (дәүләт) үзенең Конституциясенә һәм канун чыгару хокукына ия«. (5нче маддә, 2нче пункт). Татарстан – дәүләт! Һәм үзенең дәүләт телен ул мәктәпләрдә укытырга хокуклы гына түгел, бурычлы да! Димәк, Путинның күрсәтмәсе төп канунга каршы килә.

Путинны да гаепләп булмый, Конституциясенең һәр маддәсен ничек истә тотсын, аннан башка да эшләре бихисап, күрсәтмә биргәндә бик алҗыган булырга да мөмкин

Аны да гаепләп булмый, ил Конституциясенең һәр маддәсен ничек истә тотсын? Аннан башка да эшләре бихисап… Күрсәтмә биргәндә бик алҗыган булырга да мөмкин. Юкса, Казанга бер килгәндә безнеңчә исәнләшкән дә иде, татар телен өйрәнүнең кирәклеге турында да матур сүзләр әйтте бугай. Хәер, Русия Федерациясенең Конституция мәхкәмәсе дә 2004 елда татар теленең Татарстан мәктәпләрендә дәүләт теле буларак укытылуын канунлы дип тапкан иде. Инде Русия Федерациясе Конституциянең 68нче маддәсенә күз салыйк: «Республикалар үзләренең дәүләт телләрен гамәлгә куярга хокуклы. Республикаларның дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә алар Русия Федерациясенең дәүләт теле белән янәшә кулланыла.» (2нче пункт).

Чыгырдан чыккан шовинистларның “Татарстан – дәүләт түгел” дип шашынулары Русия Федерациясенең Конституциясенә каршы килә, дәүләт төзелешен какшата, ләкин моңа канун сагында торучыларның кылы да селкенми. Югыйсә, бүтән очракларда бик уяу кыланалар. Менә шундый илдә яшибез. Хәер, Сталин Конституциясе дә дөньяда иң кешелекле кануннар җыелмасы иде, тик ул миллионнарча кешеләрне бер гаепсезгә юк итәргә киртә булмады.

Урыс телле ата-аналарга түгел, татар телле ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә кирәк

Алай да барыбыз да бөтенләй үк авыз йомып тормыйбыз икән, менә Бөтендөнья татар яшьләре форумы урыс телле ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты. Янәсе, тату яшик, кануннарны хөрмәт итик, безнең хәлне дә аңлагыз дигән сымаграк. Кем аңласын? Киресенчә, алар мондый мөрәҗәгатьне көчсезлек мисалы дип кабул итте.

Минемчә, аларга түгел – күзе тонган шовинистлар белән беркайчан да уртак фикергә килеп булмый! – татар телле ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Кемнәрдер туган телебезне аяк астына салып таптарга җыенганда нигә без шулкадәр битараф булып авызга су кабып торабыз? Татар телен укытуны факультативка калдыруның нәтиҗәләрен яхшы беләбез бит. Чулпан Хәммәтова әнә факультативта үзенә татар телен укыткан ханымны Һитлерга охшатып нәфрәтләнүе хакында әйткән иде. Ундүрт яшендә үк чукынуы да шуңа булмады микән әле аның – татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә ачудан…

Татарстан җитәкчелегенең Мәскәү басымына каршы нык торуына өмет баглап булмый

Шунысын да әйтергә кирәк, татар телен дәүләт күләмендә чып-чынлап гамәлгә кертер өчен Татарстан җитәкчелеге бармакка бармак сукмады. Ул үз агымына куелган иде, мәктәпләрдә укытуның сыйфаты начар, дәреслекләрнең кимәле түбән, укыту методикасы хәзерге заман таләпләренә җавап бирми. Мәгариф һәм фән министрлыгына җитәкче булып Энгель Фәттахов килгәч кенә хәл яхшы якка беркадәр үзгәргән сыман тоелды, яңадан өмет чаткылары уянган кебек иде.

Хәзерге вазгыять шундый – Мәскәү үз дигәненә ирешер өчен бөтен куәтен эшкә җигәр. Бу җәһәттән Татарстан җитәкчелегенең әлеге басымга каршы нык торуына өмет баглап булмый. Минемчә, иң булдыклы укытучыларны җәлеп итеп, урыс телен дә, кайбер чит телләрне дә тирәнтен өйрәтә торган, хәзерге технологияләргә ия, заманча җиһазларга бай чын милли татар мәктәпләре булдырырга кирәк. Алар артык күп тә булмаска мөмкин, ләкин үзара көндәшлектә өстенлек аларда булырга тиеш. Казанда бөтен татар дөньясыннан җыелган талантлы балалар өчен мәктәп-кампус төзү дә Татарстан җитәкчеләренең ихтыярыннан тора дип уйлыйм. Әллә ялгышаммы?

Татарның телен корытканнан соң республикасының да көннәре санаулы калачак

Югыйсә, безнең милли мәктәпләр, гимназияләр дип аталган уку йортларында да барлык фәннәрне диярлек урысча укыталар бит. Анысы гына аз тоелды, инде татар телен тәмам юкка чыгарырга телиләр. Һәм бераздан безнең балаларны поплар килеп мәктәптә яки балалар бакчасында ук чукындырачак та. Моны күзаллау өчен зур акыл кирәкми.

Урыс булмаган телләрне кысрыклау һәм тәмам юкка чыгару максатчан сәясәткә әверелде. Без бит Путинның милли республикаларны большевиклар тарафыннан дәүләт нигезенә куелган һәм акрынлап шартлауга көйләнгән миналар белән чагыштыруын онытмадык. “Саперлар” инде бу юнәлештә байтактан эшли. Татарның иң төп үзенчәлеге булган телне корытканнан соң Татарстан республикасының да көннәре санаулы калачак. Һәм байлыгының да хәзерге морзалар кулында калуына ышаныч юк. Казан ханлыгының тарихын укыгыз, әфәнделәр!

Ркаил Зәйдулла
язучы

Бәйле