«Бал аерту вакытлары җитүгә ач-ялангач балачак искә төшә, йөрәкне сыкрата » [хатирә]

-- Чулпан

Быелгы җәй бигрәк көттереп килде. Бал кортлары да нишләргә белмәде. Ходайның рәхмәте киң, барыбер бал җыярлык көннәрен дә бирде, болын-кырлар да чәчәккә күмелде. Аертырлык бал да булды. Шул бал аерткан көннәрдә күңелгә гомерлеккә уелып калган бер вакыйга гел искә төшеп, йөрәкне сыкратып тора…  //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин 1940 елда туганмын. Әткәйне белмим дә. Сугыш башланганчы Мәскәүдә эшләгән булган, шуннан сугышка китеп, һәлак булган. Без инәкәй белән ике малай үстек. Сугыш ятимлеген дә, ачлык-ялангачлыкны да туйганчы татыдык. Ашарга ризык, ягарга утын, кияргә кием булмас иде. Инәкәй көне буе эштә, без абзый белән дөнья көтәбез. Миңа 9-10 яшьләр чамасы булгандыр, авылда хәбәр таралды: бүген колхоз умарталыгында бал менәләр икән (бездә шулай дип сөйләшәләр). “Бал менгән” көнне бала-чагага да өлеш чыгаралар. Алга-артка карамыйча, иртә таңнан шунда чаптык. Ул чорда умарталыкта ирле-хатынлы Закирҗан абзый белән Мәхмүдәттәй эшли иде. Умарталыкта ул көнне 30-40 бала гына җыелганбыздыр. Фаис, Тәфкил, Әлфис, Идах, Рәфитләр (берсе дә юк инде, урыннары оҗмахта булсын)… Чәчәк, бал, төтен исенә башлар әйләнә. Ач балалар авыз суларыбызны корытып, бал таратканнарын көтәбез. Көлешкән-шаярышкан булабыз, уйнап алабыз. Кояш рәхимсез кыздырганнан-кыздыра, черки, кигәвен талый, ашказаны ачлыктан сулкылдый. Тик бал белән сыйларга һаман ашыкмыйлар безне. Кояш баш түбәсендә кыздырып, түбән тәгәри башлады.

Менә, ниһаять! Әзерләп куйган әрекмән яфрагын тотып, чиратка тезелдек. Мәхмүдәттәй һәр бала кулындагы яфракка бер кашык сыек бал сала. Мин баллы яфрагымны тотып авылга таба чаптым. Тыным кысылып, ишегалдына кайтып керсәм, йөзе ачулы инәкәй басып тора. Чөнки кич җитә язган, иртән кушылган бер эш тә эшләнмәгән. Мин: “Инәкәй, менә бал алып кайттым”, – дип, балы эреп аккан яфракны суздым, яфрак ачу белән читкә очты. Бал ашау кыйссасы шуның белән тәмамланды… 

Миңа унөч яшь тулганда Фаис абзый белән ятим калдык. Инәкәебез, бу дөньяда бер рәхәт күрмичә, соңгы берничә айда ашказаны януына түзә алмыйча, кар-бозлар суырып ятты да, бакыйлыкка күчте. Безнең өчен олы тормыш башланды. Сыерны исән-имин кышлатасы, утын хәзерлисе, бакча карыйсы… Кайвакытларда, баздан бер-ике бәрәңге алып менер идек тә, чалбарга сөрткәләп, шуны ашап куяр идек. Аны пешерергә утыны бармыни аның?!

Кышларын, утынга экономия булсын дип, йә Хәсән абзыйларга, йә Сәмигаттәйләргә өйдәш булып керер идек. Шулай бервакыт күрше Тәгъзимәттәй белән, арба тартып, утыз чакрым ераклыктагы Актанышка онга киттек. Җәяү барып, берәүләрдә төн кундык та, базардан икебезгә ике пот он сатып алдык. Аны көч-хәл белән тартып, хәлдән таеп кайтып егылдык. Тик он алып кайту шатлыгы озакка бармады. Алдап, авызга алгысыз әрем оны сатып җибәргәннәр икән. 

Еллар үтә торды, мәктәп тәмамладык, мин Чаллыда шоферлыкка укып кайттым. Колхозда эшли башладым. Машина, трактор йөрттем. Авылдашым Фина белән тормыш корып, биш бала тәрбияләп үстердек. Аларның имин-мул тормышларына сөенеп, 80не дә куып киләбез хәзер. Аллага шөкер, нинди генә авыр тормышлар күрсәк тә, кеше өлешенә кермәдек, кеше рәнҗетмәдек. Үзебез булдырган белән көн күрдек. Табыныбыз мул, балдан да өзелеп торган юк. Берничә ел элек умарта тота башладык. Бал аерту вакытлары җитүгә ач-ялангач балачакны искә төшереп, күңелгә уелып калган бер кашык бал кыйссасы йөрәкне сыкратып искә төшә. 

Мокатдис Вәлиев. 
Актаныш районы, Яңа Кормаш авылы.

Бәйле