Гөлсирин Абдуллина үзенә кияү тапкан, татар түгел, ә… [фото]

-- Чулпан
Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина күптән түгел бер егет белән фото куеп: “Бик күпләр: “Кайчан кияүгә чыгасың?” – дип сорыйлар. Җавапны бары тик ул белә”, – дип язган. //Акчарлак//
 
Егет – рус эстрадасы йолдызы, Алексеев псевдонимы астында җырлаучы – Никита Алексеев. 

Халыкка “шок” булды бу! 

“Шундый җырчы сандугачыбызны башка милләт кешесенә бирмибез”, “Тапкансың инде”, “Гөлсирин, үз милләтеңнән сайларга тырыш. Яшьлек тиз уза, картлыкны уйларга кирәк”, “Мәхәббәткә таяк тыкмагыз инде. Йөрәккә беркем дә әмер бирә алмый. Кырыйдан өйрәтеп торуы җиңел ул. Татар егетенә кияүгә чыгып елап ятучылар бик күп. Рус егетенә чыгып рәхәтләнеп яшәүчеләр бар. Гөлсирин, йөрәгең кушканча ярат. Бәхетләр сиңа!” дип җырчы кызга киңәш бирүчеләр дә табылды. 

 

Комментарийларны укып чыктык та, чын дөресен Гөлсириннең үзеннән сорарга булдык.

– Гөлсирин, бу сиңа кем?

– Кияү (көлә).

– Чынмы?

– Юк инде. “Эх, менә бу егет миңа карасын иде”, дигән бер мизгел генә бу. Һәркемнең дә андый мизгелләре булып аладыр. Мәсәлән, татар эстрадасында Радик Юльякшинны да кызлар ярата бит. Алексеевның иҗатын яратам мин. Концертына барып үземә эмоция алып кайттыйм әле, шунда фотога да төштем. 

– “Ә нигә җавапны ул белә”, дип яздың?

– Шаяртып кына алдым мин.

– Рус милләтеннән булган егетне үзеңә яр итеп сайлар идеңме?

– Юк. Чөнки мин әби-бабаем тәрбиясендә, догалар өйрәнеп үскән мөселман кызы.

 
 
Румия СӘЙФУЛЛИНА

Бәйле